Россия импортны алыштыру фронтында зур тырышлык куя. Дөрес, халык һаман да чит ил брендлары кайтуга өметләнә, үзебездә җитештерелгәнгә бик мөкиббән китми. Шулай да үткән ел 23 мең «Москвич» автомобиле сатылган. Бу брендның хәзер шилдигы гына түгел, кайбер вак-төяк комплектлаучы детальләре дә үзебездә җитештерелә. Аккумуляторлар үзебезнеке, пыялалар, дисклар һәм көпчәкләр Россия заводында чыгарыла, ягулык багын да чит илдән алуны туктатырга җыеналар.
Россия хәзер 500 меңнән алып 1 миллионга кадәр смартфоннар һәм планшетлар җитештерү куәтенә ия икән. Чынлыкта, елга 80–100 мең генә гаджет сатуга чыгарыла, чөнки ихтыяҗ юк. Смартфоннарның 25 моделе, планшетларның 79 моделе теркәлгән. Дистәләгән завод аларны җитештерә ала. Гаджетлар базары шактый зур ул үзе. Үткән ел гыйнвардан октябрь уртасына кадәр 163,3 милиард сумлык 2,58 миллион ноутбук сатылган. Үзебездә җитештерелгән ноутбуклар базарның 11,6 процентын (299,28 мең данә) алып тора. Америка брендлары базарның 10 процентын били.
Россия ноутбуклары арзан: 25–30 мең сум гына йөри. Әмма аларны нигездә ведомстволар гына сатып ала. Хисап палатасы Росстат сатып алган планшетларны тикшергән. Үзебезнең «Аврора» операцион системасы куелган 392 мең планштетның күбесе складта тузан җыеп ята икән. Аларны Росстат, кирәк булганнан түгел, үзебезнең җитештерүчеләргә булышу максатыннан гына алгандыр бәлки. Берьюлы импортны алыштыру статистикасын да яхшырткан инде. Ләкин бит миллиардлаган сум акча суга салынган. Җитмәсә, гаджетларның тагын яңа зур партиясен сатып алырга җыена икән.
Гаджетлар белән эш шулайрак тора: бюджет хисабына сатып алабыз да складка бикләп куябыз. Ә менә самолетларны сатуга чыгару кыен. «Урал гражданлык авиациясе заводы» җиңел күпмаскатлы «Байкал» самолетларын 2024 елда серияле җитештерүгә керешергә вәгъдә биргән иде. «Кукурузник»ларны алыштырырга тиешле ун урынлы бу очкычлар җирле авиалинияләр өчен кирәк. Әмма аларны җитештерү 2026 елга кадәр кичектерелгән. Срокның монысы да өметле түгел, чөнки конструкциядә бик күп җитешсезлекләр ачыкланган. Аларны төзәтү өчен 3–5 ел вакыт һәм бик күп акча кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat