Камалда – Тукай, Тинчуринда – кода, Чаллыда – казаклар

Яз башында – бу атна ахырында Камал театры яңа биналарында тәүге спектакльләрен күрсәтәчәк. Театр дөньясын шаулаткан әлеге чарадан тыш башка вакыйгалар да бар бит әле. Башка театрларда да тормыш гөрли. Театраль сезонның икенче яртысында ниләр көтелә? Кайбер театрларның хәлен белешеп, премьераларны барладык.

Камал театры

Ниһаять! Язның беренче көнендә Камал театры коллективы үзләренең яңа бинасында тәүге спектакльләрен күрсәтәчәк. Тамашачы, алардан бигрәк артистлар үзләре көткән вакыйга инде бу. Шулкадәр көтелгән ки: хәтта яңа бинадагы беренче спектакльнең нинди һәм кайчан булачагы хакында имеш-мимешләр тарала башлаган иде. Күпләр инде 27 март – Халыкара театр көнендә легендар «Зәңгәр шәл»не карарга әзерләнеп йөри иде, камаллылар өлгеррәк булып чыкты.

Тәүге спектакль яңа бинаның зур залында түгел, кара тартманы хәтерләтә торган универсаль залда куелачак. Һәм, күпләр көткәнчә, Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е түгел, ә бүгенге заман иҗатчылары – Резеда Гобәева (Зәйниева) белән Айдар Җаббаровның «Казанга Тукай кайткан» спектакле булачак ул. Мантыйкка туры килә инде: яңа дәвергә яңа дәвер иҗатчылары белән аяк басалар.

Ләкин бу әле театр тулысынча яңа бинага күчә дигән сүз түгел. Яңа бинада әлегә 1 һәм 2 мартта гына спектакль күрсәтергә ниятлиләр. Афиша да шул хакта сөйли. Калган спектакльләрне Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан бинада карыйбыз. Билет аласы булсагыз, игътибар итегез, дип кенә язабыз.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әзерли торган премьера да әлегә шул бинада узачак. Ул драматург Таҗи Гыйззәт һәм композитор Җәүдәт Фәйзи язган беренче татар музыкаль комедиясе – «Башмагым»ны сәхнәләштерәчәк. Премьера 7 һәм 8 мартка билгеләнгән. Ә менә бу сезонның тагын бер премьераны – төрек режиссеры Мостафа Куртның «Сары елга» спектаклен кайсы бинада тәкъдим итәрләр? Әлегә билгесез. Күченү шундый нәрсә инде ул…

Тинчурин театры

Театраль сезон ачылганда, без Тинчурин театрының «Туган-тумача» спектаклен тәкъдим итәчәге турында язган идек. Илгиз Зәйниев чыгарган әлеге спектакль, белүебезчә, инде премьерадан бирле тулы залга уйнала.

Туган-тумачалар, кода-кодагыйлар темасын дәвам итеп, тинчуринлылар тагын бер премьерага әзерләнә. «Тәмам аерылышыр чиккә җиткән ике гаилә кызып-пешеп туйга әзерләнә. Тик яшьләр генә әлегә бу хакта берни дә белми. Айнур белән Рушания әти-әниләренең теләкләренә буйсынырлармы, әллә үз юлларын сайларлармы? Нәрсә кыйммәтрәк? Миллионнармы, әллә эчкерсез мәхәббәтме?» «Стоп, кода! Туй була!» комедиясе әнә шул сорауларга җавап бирәчәк, ди. Премьераны башкорт язучысы Наил Гаетбай әсәре буенча театр артисты Зөфәр Харисов чыгарырга әзерләнә.

«Әкият» театры

Билгеле булганча, быел татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан «Әкият» театрында әдипнең иң күренекле әсәрен – «Әбүгалисина»ны сәхнәләштерәчәкләр. Премьера 27 февральгә билгеләнгән. 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «тылсымлы әкият»не Илгиз Зәйниев куя. Рәссам – Сергей Рябинин, композитор – Йосыф Бикчәнтәев.

Күптән түгел Камал театры директоры вазыйфасына билгеләнгән Илгиз Зәйниев курчак театрында тагын бер премьера әзерли. Июньдә ул куйган «Незнайка на Луне» спектакленең премьерасы көтелә.

Яңалыклардан, апрель аенда Мәскәү режиссеры Наталья Пахомова рус халык әкиятенә нигезләнгән «Марья Моревна» спектаклен тәкъдим итәргә әзерләнә.

Әлмәт театры

Бу көннәрдә Әлмәт театры артистлары театрның 80 еллык юбилее уңаеннан «Йорт» иммерсив спектакленә әзерләнә. Премьера декабрьгә планлаштырылган иде, ләкин бинаны ремонтлау сәбәпле, 1, 2 мартка күчерелгән. Әлмәт театры урнашкан бинаның тарихы белән таныштыра торган спектакльне бу сезонда баш режиссер булып эшли башлаган Сәрдәр Таһировский язучы һәм драматург Равил Сабыр белән әзерләгән.

Бина тарихы белән таныштыруның кызыклы юлын сайлаганнар: тамашачыларны өч төркемгә бүлеп, бина буйлап йөртәчәкләр. Һәр төркемнең – үз тарихы. Шул рәвешле, 1948 елдан алып бүгенгә кадәр булган вакыйгаларга күз ташламакчылар. Моның өчен спектакльдә 40 актер һәм 20 кешедән тора торган хор катнашачак.

Чаллы театры

Аяз Гыйләҗев исемен йөртә торган Чаллы театры артистлары Нәфикъ Яһүдинның «Атлы казаклар» романы буенча Айгөл Әхмәтгалиева язган «Алтын алка» спектаклен чыгарырга әзерләнә. Премьераны 28, 29, 30 мартка билгеләгәннәр. Театрның сәнгать җитәкчесе Олен Кинҗәгулов чыгарачак әлеге спектакль татар казаклары – Оренбург татарларының көнкүреше, казак хезмәте турында. Тарихның ул кадәр еш ачылмый торган битләре. Шуңа өстәп, Татарстанның халык артисты Равил Галиев та тәүге тапкыр спектакльдә катнашачак, диделәр.

Сезон тәмамланганчы, Чаллы театрында тагын бер премьера көтелә. Ямьле май аенда режиссер Фирдүс Сафин Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Сөяркә» мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Шулай шул, театрларны баланс яшәтә.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү