Авыл хәлләре. Көек доминочылары

Балтач районының Көек авылында ундүртенче тапкыр домино ярышы үткәрелгән. Шушы көннәрдә аның финал ярышлары булган. Җиңүчеләр бүләкләнгән. Һәм алар гына да түгел.
Әлеге ярышларны 2011 елдан бирле оештыручы авыл активисты, районның көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Шәриповка беренче соравым: “Ни өчен домино?” – булды.

– Безнең буын кешеләре өчен домино бик популяр иде бит. Һәр өйдә бар иде һәм һәр өйдә өлкәннәр дә, балалар да уйный иде. Шул ук вакытта клубларда да иң популяр өстәл уеннарының берсе иде ул. Безнең әтиләр һәр кич клубка җыйналып, чират торып, домино уйный иде. Телевизор, телефон, интернет заманы түгел бит. Без бала-чагалар да аларга ияреп киләбез, аларның шау-гөр килеп уйнауларын каравы шулкадәр күңелле булыр истә калган. Инде доминолар онытыла башлагач, әле әти исән чакта ук әлеге уенны искә төшерергә булдым һәм беренче тапкыр ярыш оештырдым. Бик кызыксынып, егермеләп ир-ат катнашты. Шуннан бирле һәр ярышта катнашучылар егермедән кимеми. Әти мәрхүм булганнан соң, 2014 елдан башлап, әлеге ярышларны ел саен шушы вакытта аның истәлегенә үткәрәм. Без аны бер ай буе, өч турда уйныйбыз. Иң элек, жирәбә сикертеп, парларны билгелибез, башта һәр пар бөтенебез белән дә уйнап чыга. Аннан плей-офф башлана, аннан финал ярышлары. Дүрт пар финалга чыга. Элекке кебек, балалар да читтә калмасын өчен аларга шул көннәрдә шашка ярышлары оештырдык. Алар бераз иртәрәк килеп уйный. Алар арасында да җиңүчеләрне ачыклап, бүләкләдек… Кыскасы, бер ай буе клуб, китапханә гөрләп торды. Ярышларны, бәлешләр пешертеп, тәмле чәй өстәле артында ир-егетләребезнең тормыш иптәшләрен дә чакырып, зур гаилә бәйрәме итеп тәмамлыйбыз. “Яшь чаклар искә төште”, – дип, авылдашлар бу ярышларны бик ярата, ел да көтеп алабыз.
– Көек – зур авыл түгел. Кибете, мәктәбе дә юк. Авылның киләчәге өчен борчылырга бер сәбәп түгелме болар?
– Беләсезме, авылда бер буш урын да юк. Яшьләребез дә күп, балалар да бар. Өйләр салына… Атнага ике тапкыр автолавка килә, өлкәннәргә анысы бик уңайлы. Район үзәге Балтач безгә бик якын, бөтен кешедә машина, кибет юклык зур проблема димәс идем. Башлангыч мәктәп шулай ук күпләр балаларын Балтач мәктәбенә йөртә башлагач, ябылды. Ә авыл халкы бик бердәм бездә. Бөтен нәрсәдә актив. Шулай ук һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы эшмәкәрләребез дә бар. Үзара салым акчасына гына да авылга асфальт юл салдырта алдык, балалар өчен уен мәйданчыгы, волейбол мәйданчыгы төзеттек. Күмәк көч белән мәчетебезне ремонтладык. Клубка бик яхшы ремонт ясалды. Яңа ФАП ачылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга һәйкәл-стела куелды… Авылдашларыбыз бик тырыш та. Йорт-җирләр төзек, табигатебез искиткеч… Авылның киләчәге турында да, курыкмыйча, бар, бетмәячәк дип әйтергә була.

“Яшибез әле!” дигән авылларыбыз күбрәк булса иде…

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү