Көч кими, эш арта. Хезмәт базарын ни көтә?

Киләсе биш елда илдә урта белемле белгечләргә ихтыяҗ зуррак булачак. Белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Табиблар һәм укытучылардан кала, әлбәттә. Демографик вазгыятькә бәйле рәвештә, алга таба башлангыч сыйныфларда белем бирүчеләр азрак кирәк булырга мөмкин. Тик эшләгән кешегә эш җитә. 2030 елда илдә 2 миллионга кадәр эшче көч җитмәячәк, дип фаразлана. Хезмәт базарын ни көтә?

Алмаз Шәрәфиев медбрат белгечлеге буенча икенче курста укый.

– Унберенче сыйныфны тәмамлаганчы әти-әни җилкәсендә утырасым килмәде, – ди ул. – Булачак һөнәрне озак сайладым. Автомеханик та, электрик та булырга теләдем. Ир-атларга килешә торган һөнәрләр бит. Тик кирәге чыкса, укуымны вузда дәвам иттерерлек булсын дип, медицина юнәлешен сайладым. Өченче курска күчкәч, эшләргә дә рөхсәт итәчәкләр. Укол кадарга, система куярга өйрәнәбез инде. Бу тормышта югалып калмаячакмын, димәк. Югары белем алырга беркайчан да соң түгел, кулдан эш килсен. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Хезмәт базары дилбегәсе Алмаз кебекләр кулында. Эш табарга ярдәм итүче Superjob хезмәте белгечләре әйтүенчә, киләсе биш елда илдә югары түгел, ә нәкъ менә урта белемле белгечләргә ихтыяҗ зуррак булачак. «Хезмәт базары кулына диплом алган юрист, психологлар белән шыплап тулган, ә аерым тармакларда, зур предприятиеләрдә эшчеләр җитми», – дигән алар. Алдагы биш елда техникум һәм көллият тәмамлаганнар эш урынын тизрәк табачак, дип фаразлаганнар. Superjob хезмәте мәгълүматларына караганда, илгә күбрәк төзүчеләр, сатучылар, йөк машинасын йөртүчеләр кебек һөнәр ияләре кирәк.

– Хезмәт базарында вазгыять, махсус хәрби операция башлангач, аеруча да үзгәрде, – ди социолог Наталья Соловьева. – Заводларда эшче кадрларга кытлык башланды, яшьләр исә кулына эш бияләе кияргә ашыкмый. Тик гаеп аларда гына түгел. Соңгы елларда эшче һөнәрләргә карата кызыксыну бик нык кимеде. Дәүләт үзе моны кирәк дип тапмады. Киресенчә, ак якалы, акчалы эш макталды. Нәтиҗәдә, инфантиль буын үсеп җитте. Дөнья үзгәргәч, сәясәт тә үзгәрде. Шул исәптән, һөнәри белемгә карата да. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген заводта гади эшчеләр 80–100 мең сум хезмәт хакы ала. Бу – зур кызыксындыру чарасы.

Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: ул да булса – демография. Рәсми саннардан күренгәнчә, 2030 елда илдә 2 миллионга кадәр эшче җитмәячәк. «Киләсе берничә елда хезмәт базарында 30–39 яшьлекләр саны өчтән бер өлешкә кимергә мөмкин, – дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова. – Демографик вазгыятькә бәйле әлеге тотрыксызлык сагайта. 30–39 яшьтәгеләр – иң кирәкле, яңалыкларга аеруча да әзер, тиз арада өйрәнергә сәләтле буын. Ни кызганыч, аларның саны кими. Ә менә яшьрәк һәм өлкәнрәкләр саны арта».

Ел башында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының еллык коллегия утырышында агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белдергәнчә, республиканың кайбер районнарында бүген эшсезлек дәрәҗәсе 0,1–0,2 процент тәшкил итә. «Шуңа күрә инвесторлар да җәлеп итеп булмый, чөнки эшләргә кеше юк», – диде ул. Бу уңайдан, төрле министрлыклар, зур предприятиеләр берләшеп, кадрлар белән тәэмин итүнең яңа алымнарын уйлап табарга да тәкъдим итте Талия Миңнуллина.

Укытучылар әзерләүгә дә игътибарны арттырырга туры киләчәк. Мөгаллимнәргә ихтыяҗ беркайчан да бетми анысы. Тик әлеге дә баягы шул демография аркасында, 2025 елдан соң башлангыч сыйныфларда укучылар саны кими башлаячак, дип фаразлана. Аның каравы киләсе елларда 8–11 нче сыйныфларда белем алучылар ил күләмендә якынча 1 миллионга кадәр артырга мөмкин. Димәк, математика, физика укытучылары тагын да күбрәк кирәк булачак.

 

Алдагы биш елда иң кирәкле 10 һөнәр

– Төзүче

– Инженер

– Сатучы, кассир, консультант

– Йөк машиналары йөртүче

– IT белгеч

– Табиб, шәфкать туташы, фельдшер, акушер, санитар

– Укытучы, тәрбияче

– Җәмәгать туклануы һәм туризм өлкәсе хезмәткәрләре

– Курьер

– HR-менеджер

Интернет мәгълүматларыннан тупланды.

 

Сан

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 3068 кеше эшсез буларак теркәлгән. Хезмәт базарында 39 071 вакансия бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү