Америка эмбрионын күчереп утырту нәтиҗәсендә Саба районында туган Миф, Кама Тамагы районында дөньяга килгән Аристотель, немец токымлы Нейро, россияле Лунтик, Айрон, әнисе елына 21 мең кг сөт бирә торган Амадор… Болар – «Элита» баш нәсел оешмасының көяз үгезләре. Хуҗалыклардагы нәселдәнлек проблемалары турында оешманың генераль директоры Фәннүр Зарипов белән сөйләштек.
– Фәннүр Рәфхәтович, хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру актив кулланыламы?
– Арта дип әйтә алам. Илдә йогышлы авырулар буенча вазгыятьнең бик яхшы түгеллеген барыбыз да белә. Эре хуҗалыкларга аеруча сак булырга туры килә, чөнки чир кергән очракта, югалтулар зур булырга мөмкин. Шуңа күрә авырулар кертмәс өчен, эре хуҗалыкларның ветеринарларына шәхси хуҗалыкларга барып йөрергә бик рөхсәт итмиләр. Мондый очракларда ясалма орлыкландыру белгечләре бик нык ярдәм итә дә инде. Шәхси хуҗалыкларның төп проблемасы – генетика, токымның нәрсә икәнен аңлап бетермәүләре. Күпләр аның белән бик уңган, алдынгы хуҗалыклар гына шөгыльләнә, дип уйлый. Ләкин ул – бүген теләсә кайсы хуҗалыкта кулланыла торган алым. Сөт күп бирә торган сыерны ит токымлы үгез орлыгы белән каплатканнан соң туган беренче бозау бик яхшы нәтиҗә бирә. Ул аз ашый, яхшы үсә, авыруларга бирешми, аяклары да төз, матур була, ите дә шәп чыга. Тик тана булган очракта, аны сөткә калдырырга ярамый, иткә җибәрсәләр, күпкә яхшырак булыр. Менә шундый нечкәлекләрен белеп эш итәргә кирәк.
– Кайсы районнар белән эшлисез?
– Бөтен Татарстан буенча. Безнең белгечләр Биектау, Минзәлә һәм Бөгелмәдәге базаларда эшлиләр. Ә активлыкка килгәндә, терлекчелеккә зур игътибар биргән төньяк районнар белән күбрәк эшлибез. Эре хуҗалыклары да, шәхсиләре дә еш мөрәҗәгать итә. Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга аеруча зур игътибар бирә башладык. Чөнки сыерын бер бетергән кеше бүтән алып тормый инде аны. Ә бүген сөт бәяләре яхшы тора, сыер тотуның нәтиҗәсе бар. Татарстан сөт буенча лидер төбәк булып санала, ит буенча да мөмкинлегебез бик зур. Без ясалма орлыкландыру белән генә шөгыльләнмибез, токымлы сыерларның сөтләрен һәм азык сыйфатын тикшерә торган лабораторияләребез дә бар. Монда нәселдән күчә торган билгеләрне дә тикшерәбез. Әлеге хезмәтләргә ихтыяҗ шулай ук зур.
– Районга чыккач, авылдагы бер абзый: «Авылда яхшы нәсел бирә торган үгезләр калмады. Карап торган ике үгез бар, сыерларны шуларга алып барабыз», – дигән иде.
– Әле аның өчен акча да сорыйлар. Миңа калса, бу яхшыга алып бара торган, дөрес гамәл түгел. Бердән, үгезнең токымы билгелесез, икенчедән, нинди авырулары барлыгын белмиләр. Шуңа күрә без быелдан ясалма орлыкландыру буенча белгечләр әзерли, укыта башлаячакбыз. Программа нигезендә, шәхси хуҗалыкларда эшләүчеләргә эшләү инструментларын бирергә әзербез. Бу үзебезнең токымнарны да популярлаштырырга ярдәм итәчәк.
– Бу – сезнең юнәлештә белгечләр җитмәүдән кабул ителгән проектмы?
– Анысы да бар, чөнки кадрлар чыннан да җитешми. Авылда калырга теләүчеләр бик аз бит. Нишләптер яшьләр һаман Казанга омтыла. Әйтерсең аларны анда кочак җәеп каршы алып торалар. Тик, миңа калса, берсен дә көтеп тормыйлар. Әлеге проектта катнашучылар авылга кайтып та, үзләренә бизнес юнәлеше ясап, акча эшли алачаклар.
– Сез нинди токымлы үгезләр белән эшлисез?
– Бездә башлыча голштин, герефорд, джерси (моннан туган таналар кечкенә гәүдәле булса да, 6 проценттан югарырак майлылыктагы һәм 3,8–4 процент аксымлы сөт бирә), көрән швиц, симментал, абердин-ангус, холмогор, лимузин токымлы үгезләр. Аларның күпчелеге – сөт күп бирә торган токымнар, ягъни бу үгезләрдән туган бозаулар сөтле була дигән сүз. Гомумән, бер үгездән елына 7–10 мең тирәсе бозау алына. Бездә хәтта үгезләрнең 1980, 1990 нчы елларда туңдырып куелган генетик материаллары да саклана. Аларның сыйфатына бернинди дә зыян килми.
– Токымнарның кушылуы нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин?
– Дөрес итеп эшләмәгәндә, чиста токымнар да тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин, чөнки һәр эшнең үз белгече булырга тиеш. Хәзер кешеләр арасында нәсел шәҗәрәсен төзү популярлашты. Нәселен карап, өйрәнеп, туганлык җепләре булмаган кәләш белән кияүне сайларга тырышучылар да бар. Маллар белән дә шул ук хәл. Һәр малның нәселен белергә кирәк. Туганлык ягыннан якын булган токымнар белән эшләргә ярамый. Моны сыерларга үгез сайлаганда һәрвакыт искәртеп үтәргә кирәк. Дөрес кулланмаган очракта генетик мутация китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр ике токым катнаша икән, беренче буында нәтиҗә булачак, ә калган буыннарда ниндидер кимчелекләр булырга мөмкин.
Үгезләр турында кызыклы фактлар
- Үгезләрнең кызыл төскә ачуы чыга, дигән фикер – уйдырма. Алар бөтенләй төс аермый. Ә менә хәрәкәтнең берсен дә күз уңыннан ычкындырмый.
- Үгез тәрбияләп торучының киемен һәм гәүдә төзелешен хәтерендә калдыра һәм аның кәефен бик яхшы тоемлый. Мәсәлән, мал табибына кан алганда кигән киемен башка көнне кию тыела. Чөнки вакыт узса да, үгез аннан үчен алырга мөмкин.
- Үгезләр ун ел дәвамында яхшы нәсел калдырырга сәләтле. Бу вакыттан соң аларны ит комбинатларына озаталар.
- «Элита»дагы иң зур үгезнең авырлыгы – 1300 кг.
- Хайваннарның холыклары да бер-берсенә охшамаган һәм алар бик тиз үзгәрүчән. Көн дәвамында, кешенеке төсле, меңгә төрләнергә мөмкин.
- Күп вакыт үгез ниндидер әшәкелек белән сөзә дип уйлау да – ялгыш фикер. Ул моны уйнап та эшләргә мөмкин икән. Шуңа күрә эшчеләргә һәрвакыт уяу һәм сак булырга туры килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat