«Йолдызлык»ка – 25!

Быел «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале чирек гасырлык юбилеен каршы ала. 25 нче фестивальне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлаганнар.

– Безнең яшьләр шундый матурлар, шундый бәхетлеләр. Бүгенге тормышыбыз өчен без батыр бабаларыбызга рәхмәтле, – ди фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. – Без биш ел саен фестивалебездә аларның хәтерен мәңгеләштерер өчен иҗади номерлар белән рухи һәйкәлләр төзибез. Быел да һәр район шушы юнәлештә берәр номер әзерләячәк.

Фестиваль 24 апрельгә кадәр республиканың барлык шәһәр һәм районнарын колачлаячак. Казандагы беренче гала-концерт та 24 апрельгә билгеләнгән.

– Хәзерге көндә юбилей сезоны кысасында фестиваль хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән педагогларга фатир бирү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып барабыз, – дип, тагын бер яңалык хәбәр итте Дмитрий Туманов.

Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова «Йолдызлык»ның тәрбияви ягы турында сөйләде.

– Бала кайда гына яшәсә дә – авылдамы, шәһәрдәме – ул шушы фестиваль аша үзен күрсәтә ала. Ә инде җырга, биюгә, гомумән, иҗатка тартылган баланың күңелендә начарлыкка урын калмый. «Йолдызлык» – тәрбия мәктәбе дә әле, – диде ул.

Фикер

Ринат Садыйков, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

– «Созвездие – Йолдызлык» – Россиядәге иң масштаблы эстрада фестивальләренең берсе, чын мәгънәсендә уникаль проект. Ул балалар һәм яшьләргә иҗади яктан үсәргә ярдәм итә. Бу исә – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектында язылган бурычларның берсе. Әлеге фестивальдә 25 ел дәвамында 1,5 млн тирәсе бала катнашкан. Ә бит ул бер көнлек кенә чара түгел. Балалар укытучылары, остазлары, жюри әгъзалары белән ел әйләнәсе әзерләнә, осталыкларын арттыра.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү