Россиядә 23,2 мең табиб һәм 63,6 мең урта медицина хезмәткәре җитми

Бүген Россиядә 23,2 мең табиб һәм 63,6 мең урта медицина хезмәткәре җитми. Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә караганда, пандемия башлангач, озак еллар сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куйган өлкән яшьтәге табиблар эштән киткән. Шул сәбәпле 2020 елда табиблар сафы 557 меңнән 541 мең кешегә кадәр кимегән.

Әмма 2023 елдан илдәге табиблар саны янәдән 558 мең кешегә кадәр арткан. «Бер үк вакытта урта медицина хезмәткәрләренең дә саны кимеде. Моны туктата алдык. Әмма аларның саны арту турында сөйләргә иртәрәк әле», – дигән министр Россия Дәүләт Думасында узган утырышта. Сүз уңаеннан, фармацевтлар һәм медиклар дистанцион һәм электрон рәвештә башка укый алмаячак. Аларга федераль белем бирү стандартларында каралган кайбер очракларда гына искәрмә ясалачак. Россия Дәүләт Думасы шундый закон кабул иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү