Татарстан Югары судында «Тукаевские» җинаятьчел төркеме әгъзаларына карата хөкем карары чыгардылар. Аларны үтерү, кеше урлау һәм корал саклауда гаепле дип таптылар. Хөкем ителүчеләр исә үз гаебен танымады.
Җинаятьчел төркем башлыгы дип исәпләнгән Геннадий Кириловны 24 елга утырттылар. Тагын 6 кешене 12–19 елга хөкем иттеләр. Барысына бергә – 113 ел. Моннан тыш, алар үтерелгән кешеләрнең якыннарына 5 миллион сум күләмендә компенсация дә түләргә тиеш булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat