Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстан банкларының ипотека портфеле, ягъни бирелгән барлык ипотека кредитлары 12 процентка үскән. Чагыштыру өчен: 2023 елда үсеш 39 процент тәшкил иткән. 2025 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 657 миллиард сумлык торак кредиты рәсмиләштерелгән.
«Ипотека портфеле үсешен тоткарлаган сәбәпләрнең берсе – 2024 елның җәендә ташламалы ипотека программасының тәмамлануы. Әлеге программа соңгы елларда яңа төзелщ торган йортларда торакка ихтыяҗны бермә-бер арттырды, – дигән Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе бүлеге – Татарстан буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин. – Бүген торакка ихтыяҗ, димәк, ипотека портфеле дә тотрыклыланды».
2024 елда Татарстанда яшәүчеләр ипотеканы уртача 26 елга алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat