Бүген, 26 февральдә, Татарстанда җылытып җибәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Көндез урыны белән кар явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектәге талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Төнге -21 градуслы салкыннан соң җылыта: көндез -3, -8 градус булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat