Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы кулланышка тапшыруның беренче ике аенда, 2024 елның 22 декабреннән 2025 елның 24 февраленә кадәр, яңа юлдан 1 миллион 415 мең машина узган. Бу хакта Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урап узу юлыннан тәүлегенә уртача 20 мең машина уза. Автомобиль хәрәкәте Костенеевка авылы янындагы юл чишелешеннән Түбән Кама борылышына кадәр юл аралыгында зуррак. Биредә тәүлегенә уртача 28 меңнән дә күбрәк машина уза.
«Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлыннан хәрәкәт итүче барлык транспортның 60 проценты — җиңел машиналарга, 38 проценты — йөк машиналарына, 2 проценты — автобусларга туры килә», — диелә хәбәрдә.
Искәртеп үтик, әлеге юллар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төзелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat