Завод янында машиналар җыелуның һәм сиреналар гүләвенең нәрсәгә бәйле булуын аңлаттылар

Бүген Казанның “Казаньоргсинтез” завод территориясендә янгын сүндерү буенча өйрәнүләр уздырыла. Бу хакта “Таптар-информ” “Казаньоргсинтез”ның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Өйрәнүләр ашыгыч хезмәтләр подразделениеләре белән берлектә уздырылачак. Шул сәбәпле сәнәгать мәйданчыгы территориясендә һәм аның янәшәсендә сиреналарын һәм җемелдәвек утларын кабызган махсус хезмәтләр машиналары җыелуын күзәтергә мөмкин булачак”, – дип билгеләп үтелгән матбугат хезмәтеннән.

Шәһәрдә яшәүчеләрдән тынычлыкта калулары сорала. Бу – планда каралган чара.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү