Россиянең икътисад фронтыннан алган хәбәрләр кризис адымнарының тизләнүен сөйли. Глобаль кризис һәр илдә ишек шакый. Американнарның үзәгенә йомырка «биюе» үтә, мәсәлән. Аңа бәяләр кискен үсә, җитмәсә, дефицит күзәтелә. Алар төрекләрдән йомырка ташый башлады. Америка телевидениесе сюжетын карамаса, газета хәбәрчесе моңа ышанмас та иде. Сөяксез сыер ите бәясе дә АКШта түшәмнән узып бара: бер килосы 26,6 долларга җиткән. Сыерларның баш саны кимегән чөнки. Безнең авыл хуҗалыгында да шуңа охшаш процесслар бара дип әйтүем.
Статистика халыкның реаль керемнәре арта, тормыш дәрәҗәсе яхшыра, бәяләр куллану артканга күрә үсә дип күпме генә тәкрарламасын, кешеләр бурычка керү хисбына гына алга бара. Ил күләмендә эш яшендәге һәр кешенең банкларга бирәсе бурычы уртача 459 мең сумга җиткән. Мәскәүдә бу күрсәткеч югарырак: 578 мең сумга җитә. Ямал-Ненец автоном округында бу сан – 843 мең сум. Банклар кредит бирүне кискен киметүгә карамастан, бурыч үсә. Кредитларның гомуми күләме буенча Мәскәү өлкәсе лидер икән. Өлкә халкы 253 миллиард сум әҗәт җыйган. Икенче урында 177 миллиард сум белән Түбән Новгород өлкәсе бара. Мәскәүлеләр 167 миллиард сум әҗәт туплаган.
Ел башыннан торак кредиты бирү 60 процентка, кулланучылар кредиты 47 процентка кимегән. Димәк, кешеләрнең элекке бурычлары үсә. 2025 елның 1 гыйнварына ил халкының банклар алдындагы гомуми бурычы 34,9 триллион сумга җиткән. 12 ай эчендә үсеш – 5,5 процент, яисә 1,8 триллион сум.
Рәсми хезмәт хаклары бурычларга караганда зуррак темплар белән үсә. Сүз уртача үсеш һәм бурычлар турында бара. Хезмәт хакы белән бурычлар пропорциясе төрле төбәкләрдә төрлечә. Җан башына уртача бурыч җан башына уртача еллык хезмәт хакының 15 процентын гына тәшкил иткән төбәкләр дә бар. 150 процентка җиткерүчеләр дә байтак. Бурычларын түләүне 90 көннән артыккарак кичектерүчеләр саны 12 процентка үскән.
Бурычлар үскәндә, инфляция туктый алмый, билгеле. Үзәк банк күпме генә тырышмасын бәяләр үсеше темпы көчәя. Татарстан илдәге уртача инфляцияне узып алга бара. Бездә гыйнвар инфляциясе еллыкка күчергәч, 10,03 процентка җиткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat