Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында яшәүче ветераннар Исмаил Габидуллинга, Василий Литвиновка, Халисә Нәбиуллинага, Екатерина Павловага, Мария Чепелкинага һәм Нина Яковлевага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Питрәч муниципаль районы Советының хисап утырышы кысаларында «Кинокадр» кинотеатрында узды.
Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм, совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы белән котлады, аларга сугышчан һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. «Россиядә һәм безнең республикада, мөгаен, Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр, – диде парламент җитәкчесе, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, – сезнең бүген безнең белән булуыгызга шатбыз. Кызганычка каршы, елдан-ел ветераннар саны кими бара. Шуңа күрә дә аларга игътибар күбрәк булырга тиеш. Сезнең үрнәктә без үсеп килүче буынны тәрбияләргә тиеш».
Ветераннарга рәхмәт сүзләрен Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов та җиткерде. «Тарихны күчереп язу мөмкин түгел, һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, – диде ул, – 1945 елның язы шатлыгы, торгызылган шәһәрләр һәм авыллар, тормыш өчен рәхмәт».
Исмаил Зәкәрия улы Габидуллинның балачагы фашист концлагерьларында уза, сугыш башланганда (1941 елда) өч яшьлек малай чагында гаиләсе белән (әнисе, әтисе, абыйсы һәм сеңлесе) Тауттиның 2 нче лагерына эләгә (Финляндия). «Әни ашханәдән бәрәңге яки бәрәңге кабыгы алып кайтканда, димәк, бүген ризык була дип сөенәсең, авызыңа саласың да суырасың, – дип хатирәләре белән уртаклашты Исмаил Закария улы, – Татарстан Рәисенә, республика җитәкчелегенә, район администрациясенә ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт».
Василий Трофимович Литвинов 1936 елның 2 мартында туган, ул шулай ук балачактан ук фашист концлагерьларының дәһшәтләрен татыган. Сугыштан соң Бурштын РЭСында эшли, башта слесарь, техникумны тәмамлагач – мастер һәм өлкән мастер, участок начальнигы. Василий Трофимович туган предприятиесенә 43 елдан артык гомерен багышлаган. Хатыны Валентина Владимировна белән алар биш бала һәм ике онык үстергәннәр.
Халисә Маликовна Нәбиуллина – тыл хезмәтчәне, хезмәт фронтында катнашкан. Питрәч районының Күн авылында туган, гомер буе туган колхозында эшләгән (хезмәт стажы — 38 елдан артык). Ире Нәҗип белән өч бала (ике кыз һәм бер малай) тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
Екатерина Андриановна Павлова да җиңү өчен тылда көчен куйган. Питрәч районының Арышхазда авылында күп балалы гаиләдә туган, 43 елдан артык терлекче булып эшләгән. Сугыштан соң кияүгә чыгып ике бала тәрбияләп үстергән.
Мария Петровна Чепелкина 1941 елның 30 июнендә, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә, Смоленск өлкәсенең Семенов авылында туа. 1941 елның июлендә Смоленск фашистлар оккупациясе астында кала. Шул ук елны аны әнисе белән Германиягә концлагерьга алып китәләр, анда ул 1944 елга кадәр, Совет гаскәрләре лагерьны азат иткәнгә кадәр әнисе белән яши.
Бөек Ватан сугышы башланганда Нина Порфирьевна Яковлевага 10 яшь була. Тыл хезмәтчәне, ул Питрәч районының Дүртөйле авылында туган, 37 елдан артык колхозда эшләгән. Ире Михаил Иванович белән бергә 50 елдан артык яшәп (күптән түгел ул вафат булган), өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Нина Порфирьевнаның 6 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Россия Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды. Җиңү көне алдыннан әлеге бүләк сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, партизаннарга, подпольщикларга, тыл хезмәтчәннәренә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына тапшырыла.
Искәртеп үтик, әлеге чаралар “Өлкән буын” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat