Алдануның чиге кайда? Мошенниклар тозагына эләгүчеләр арта

Кисәтә торалар, алдана торабыз. Узган ел замана технологияләрен кулланып, Татарстанда яшәүчеләрнең 5 миллиард 720 миллион сум акчасын урлаганнар. Киберҗинаятьләр саны буенча Татарстан ил төбәкләре арасында элеккечә үк дүртенче урында тора. Беренче өчлектә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе белән Краснодар крае. Алдануның чиге кайда?

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республикада интернет-мошенниклыкка бәйле 2445 очрак теркәлгән. 1611 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Ил күләмендә саннар тагын да зуррак. Россия халкы кырыгалдарлар кулына көн саен 40 миллион сум чамасы акча күчерә, ди белгечләр.

«Касперский лабораториясе» җитәкчесе Евгений Касперский сүзләренә караганда, соңгы арада мошенниклар тулысынча диярлек мессенджерларга күчкән. Бүген алар халыкны күбрәк «Ватсап», «Телеграм» кебек кушымталар аша алдый.

– Мошенниклар мессенджерлар аша шикле хәбәр, сылтамалар җибәреп кенә калмый, кешегә турыдан-туры шалтырата да. Узган ел кырыгалдарлар шул рәвешле ил халкының 60 проценты белән элемтәгә кергән. 2023 елда бу сан 43 процент тәшкил итә, – дип ул.

Әле күптән түгел генә Казанда яшәүче ир-атның картасындагы 350 мең сум акчадан колак кагуы билгеле булды. Телефонга танышыннан килгән смс-хәбәрдәге сылтама аша кергәч алданган ул. Ә анда беренче карашка бер гөнаһсыз сүзләр язылган була: «Сеңлем бәйгедә катнаша, шуның өчен кереп тавыш бирче». Түбән Камада яшәүче 45 яшьлек ир-атны исә тиз арада җиңел генә акча эшләп алырга теләве харап иткән. Интернетта инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү турында игъланга тап булгач, мошенникларга 2,1 миллион сум акча күчергән. Кырыгалдарлар аңа «күбрәк акча керткән саен, күбрәк табыш алачаксың» дип вәгъдә иткән. Шул ук шәһәрдә 21 яшьлек кыз сим-картасының яраклылык вакытын «озайту» өчен мошенникларга 512 мең сум акча күчергән.

Хокук сакчылары кисәтә: мошенниклар хәзер кырын эшләренә арадашчыларны да нәкъ менә мессенджерлар аша таба. Әле күптән түгел генә Татарстанда мошенникларга халыктан урланган акчаларны тапшыру-күчерү белән шөгыльләнгән 40 дропперның эзенә төшкәннәр. Алар арасында яшүсмерләр дә бар. Шуңа күрә, «Ватсап», «Телеграм» кебек мессенджерлардагы эш тәкъдим иткән белдерүләрдә нәрсәнедер илтеп биргән, алып кайткан өчен бик күп акча вәгъдә итсәләр, шикләнергә кирәк, ди белгечләр.

Мошенниклар кешенең банк картасындагы акчаларын урлап кына калмыйча, алар исеменә кредит та рәсмиләштерә. Ил күләмендә теркәлгән киберҗинаятьләрнең 45 процентын нәкъ менә шул тәшкил итә. Мондый төр җинаятьләр нигездә (40–50 проценты) шәхси мәгълүматларны урлый торган вируслар ярдәмендә кылына, дип кисәтә хокук сакчылары. Узган ел азагында мондый юл белән төп башына утыртучылар аеруча күбәеп киткән. Схемасы гади: кеше шикле сылтама аша керсә, яки таныш булмаган кушымта урнаштырса, телефонга шул вирус кереп оялый да мошенниклар читтән торып кына кешенең онлайн банк кушымтасына үтеп кереп, андагы бөтен булган акчаны чистарта.

Бәйрәм көннәрендә дә уяулыкны югалтырга ярамый. Бигрәк тә ниндидер чараларга билет сатып алганда сак булырга кушалар. Сылтама аша күчеп билет алганчы, алдан барысын да яхшылап тикшерергә кирәк. Билетлар артык арзан булса да шикләнергә кирәк.

– Билгесез кешедән чәчәк гөлләмәсе китерсәләр дә сөенергә ашыкмагыз. Курьер артыннан ук шалтыратып, аның сезгә чәчәкне дөрестән дә илтеп тапшырганын раслау өчен телефонга килгән кодны әйтүегезне дә сораулары бар. Соңгы арада мошенниклар бу алымны да еш куллана башлады, – дип кисәтә хокук сакчылары.

Алдау-алдану турындагы хәбәрләр ташкынында гаҗәпкә калдырган очраклар да булып куя. Күптән түгел генә Казанда мошенникларның үзләрен төп башына утыртканнар. Башкалада яшәүче 29 яшьлек Анастасия Каменская «Телеграм»да курьерларны эшкә чакыру игъланына тап була. Телефоннан сөйләшкән кеше үзен фәлән фирма вәкиле дип таныштыра. Инкассаторларга акча түкмәс өчен, алар курьерлар белән генә эшләргә булган, янәсе. Анастасиягә исә, эшең җиңел булачак: кешедән акчаны барып алып, шуны без әйткән счетка күчерергә генә кирәк, дигәннәр. Әмма чынлыкта аңа акчаны икенче бер курьер китереп киткән. Пакетта әбиләр кия торган аллы-гөлле күлмәк эченә 100 мең сум акча тыгылган була. Анастасия эшнең нидә икәнен шундук шәйләп ала һәм хәйләгә бара – акчаны мошенникларга күчермичә тилмертә. Шул рәвешле мошенникларның үзләрен төп башына утырта ул.

«Бу акчаларның нәкъ менә минем кулга килеп эләгүе бик яхшы булды, дип саныйм. Башка кеше булса аны мошенникларга күчерер яки үзенә алып калыр иде. Полициягә мөрәҗәгать итмәвемнең сәбәбе гади: арадашчы буларак мине дә җавапка тартырлар дип курыктым», – дип белдергән ул судта.

Суд, Анастасиянең үз гаебен тануын, әбине мошенниклар тозагыннан саклап калуын исәпкә алып, аны җинаять җаваплылыгына тартмаган.

Соңгы арада мошенниклар «Ватсап» аша җинаять кылуның яңа ысулын уйлап тапкан. Алар кешене террорчылык белән бәйле төркемнәргә куша башлаган. Анда кергән кешенең «Ватсап»тагы аккаунты автомат рәвештә блокка эләгә, дип кисәтә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. Министр әйтүенчә, моның өчен шикле төркемнәргә кушылмаска, таныш булмаган сылтамаларга кермәскә кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү