Укытучылар баланың тәнендә кыйналган эзләр күргәч кенә эшнең нәрсәдә икәнлеге ачыкланган.
Татарстанда бер хатын-кыз 13 яшьлек үги улын кыйнауда гаепләнелә. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, хатын-кыз 2024 елның декабреннән 2025 елның гыйнварына кадәр, әтисе командирвкада булганда, малайны даими кыйнап-җәберләп торган. Тикшерү барышында ачыклаганча, каеш белән һәм телефонның зарядка җайланмасы белән рәхимсез төстә кыйнаган.
Мәктәптә укытучылар баланың тәнендә кыйналган эзләр күргәч кенә эшнең нәрсәдә икәнлеген абайлаган. Алар хокук саклау органнарына үзләренең шикләнүләре турында хәбәр иткән. Бу исә җинаять эше ачуга китергән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat