Фермер Валерий Раимов: «Кул урынындагы ыргакны сәнәк тотарга җайладым»

Авырлыклар килсә дә, сынмаган-сыгылмаган кешеләр була. Мамадыш районының Яңа Уча авылында яшәүче Валерий Раимов та, бер кул чугын югалтуга карамастан, үзе теләгәнчә, тормыштан канәгать булып гомер итә. Абзар тутырып мал-туар асрый, каралты-кураларын «сандык» шикелле итеп карап тота. 

Авылдашлары: «Валерий агайның куллары алтын», – диләр. Аның шулай икәнлегенә үзебез дә инандык. Хуҗалыгындагы һәр корылма, җайланма үз куллары белән эшләнгән. «Миннән булмый инде, бер кул белән нишлим соң?» – дип аптырап тормаган: барысын да үзенә яраклаштырып көйләгән. Хәтта кул чугы урынындагы ыргагын да сәнәк, көрәк сабы тотарлык итеп җайлаган. Кирәк булса, бер төрлесен куя, кирәк булса – башкасын. Өч улы да аның төсле тырышлар. Терлек абзарын да бергәләп төзеп чыкканнар. Ә бөтен эретеп-ябыштыру эшләрен Валерий агай үзе башкарган.

Уң кулының чугын 1994 елда кирпеч заводында эшләгән чагында югалта. Ул вакытта егеткә 25 яшьләр тирәсе була.

– Аңа кадәр өйләнгән идем инде. Улыбыз туып, 2–3 ай узгач, кул чугымны өздердем. Язмышым шул булгандыр, күрәсең. Берни дә эшләп булмый. Шуңа күрә мин кәефсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп утырмадым. Тормышның якасына ябышып гомер итә башладым. Сул кулым белән язарга, аннан башкасын эшләргә өйрәнә башладым. Төп авырлык сул кулга төшә, әлбәттә. Ә уң кул булыша гына, – ди Валерий агай. – Башта «Урал» мотоциклына утырдым, аннан соң машина руленә дә җайлаштым.

Күпчелек эшләрне бер кул белән эшләргә өйрәнгәч, акрынлап хуҗалыкларын зурайтып, мал саннарын арттырып җибәрәләр.

– Кайчандыр безнең ике генә сыерыбыз бар иде. Корылык елында аның берсен саттык. Шуннан соң колхозларда эш бетте, үзем дә, хатыным да эшсез калдык. Уйладым-уйладым да, программада катнашып, 400 мең сум акча алырга булдым. Аңа сарай төзедем. Ә сыерларның баш санын унга җиткердек, – ди ул.

Бүген дә үз көенә, үз җаена матур итеп гомер кичергән мәле абзыйның. Гаиләсе – бөтен, эше бар, йөзеннән елмаю китми.

– Мин тормышымнан бик канәгать, чөнки үземә үзем хуҗа, – дип эчкерсез елмая Валерий агай. – Килеп ачуланып китүче юк, теләгәнемне эшлим, үз хуҗалыгымда күкрәк киереп йөрим. Әле ярый вакытында төшенкелеккә бирелмәгәнмен дә сарайларны төзеп чыкканмын, дип сөенәм.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү