Республикада 28 февральдә хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” уздырылачак. Бу хакта Дәүләт Советының “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителгән.
Сорауларга Дәүләт Советы депутатлары, “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе әгъзалары, республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.
“Кайнар линия” телефоннарына 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә 8(843)236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp) номерлары аша шалтыртып булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat