Фәрит Мөхәммәтшин: «Питрәч районы потенциалы үсеш темпларын тизләтергә мөмкинлек бирә»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районына эш сәфәре кылды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырышта районның 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш район хакимияте бинасында узды, аның фойесында Питрәч муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының күргәзмә-презентациясе урнаштырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин, җирле товар җитештерүчеләр, шул исәптән агрохуҗалыклар, сәнәгать предприятиеләре, фермерлар һәм эшмәкәрләр продукциясен карап йөреп, авылга ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашырумәсьәләләренә игътибар итте, шулай ук район фермерларына күрсәтелә торган чараларның ни дәрәҗәдә кирәк булуы белән кызыксынды.

2024 елда районның социаль-икътисади үсешетурындагы хисап докладын Питрәч муниципальрайоны башлыгы Рәис Сөләйманов тәкъдим итте.Ул, аерым алганда, район икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итүен билгеләп үтте, 2024 елда аның тулаем продукциясе күләме 5 млрд сумга якын тәшкил иткән, 63,8 мең тонна бөртекле ашлык җыелган, 25 мең тонна сөт ган 29 мең тонна ит җитештерелгәе.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 151,5 млн сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелгән. Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 3289 баш эре мөгезле терлек исәпләнә.

Үзара салым программасы турында сөйләгәндә, Рәис Сөләйманов билгеләп үткәнчә, 2023 елда район җирлекләрендә яшәүчеләр тарафыннан җыелган акчаларга (6 млн 724 мең сум) 2024 елда республика бюджетыннан 26,9 млн сум акча өстәпбирелгән. 2024 елның октябрендә үзара салыммәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары узган. Быел программа кысаларында 13,7 млн сум җыюпланлаштырыла. Республика финанслауыннан тыш, быел питрәчлеләр җыйган һәр сумга муниципаль бюджеттан тагын 1 сум өстәләчәк. «Нәтиҗәдәгражданнар җыйган һәр сум биш тапкырга тапкырланачак, бу халыкның программада катнашубелән кызыксынуын арттырачак һәм 2025 елда гражданнар җыенында билгеләнгән максатларга ирешүне тизләтәчәк», — дип басым ясады Рәис Сөләйманов.

Район башлыгы Совет халкының Бөек Ватансугышында Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итүгәаерым тукталды. Рәис Сөләйманов сүзләренчә, Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек кысаларында БөекВатан сугышы турындагы хәтерне саклаугаюнәлдерелгән күп кенә чаралар планлаштырылган. «Бу әзерлекнең төп аспектларының берсе сугыш ветераннарына багышланган 34 һәйкәл һәм стеланы ремонтлау булачак, — диде ул.2025 ел дәвамында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 18 млн сумлык 30 яңа стела төзеләчәк. Әлбәттә, ветераннарга аерым игътибар күрсәтеләчәк«.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга, район активына һәм җитәкчелегенә район һәм республика файдасына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу катлаулы елда Питрәч районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертте», — дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Социаль-икътисадый үсеш рейтингында Питрәч районы 14нче урынны алды. «Санкцион чикләүләршартларында эшләргә туры килүе сер түгел, һәм монда үзеңнең конкурент өстенлекләреңне һәм резервларыңны тагын бер кат карарга кирәк, — дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. Булган сәнәгать мәйданчыкларының, шул исәптән «М7-Шәле» индустриаль паркының һәм «Шигали» сәнәгать паркының потенциалын нәтиҗәлерәк файдаланыргакирәк«.

Авыл хуҗалыгына килгәндә исә, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, вакытлыча файдаланылмый торган җирләр тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү резервларының берсе булып кала. «Узган ел Питрәч районында 6,6 мең гектардан артык файдаланылмаган җир ачыкланды, — дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.Әәйләнешкә 524 гектар (8%) гына җәлеп ителгән, шуның өстенә, хуҗасыз 20 объект бар. Район җитәкчелегеннән, авыл җирлекләре башлыкларыннан муниципаль җир контроленкөчәйтүләрен сорыйм. Тәртип урнаштырыгызбу бит сезнең мөмкинлекләр, сезнең үсеш нокталары«.

Парламент җитәкчесе Ватанны саклаучылар елы һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу уңаеннан уздырылган чараларга аерым игътибар бирде. «Кызганычкакаршы, вакыт үзенекен ала — 2015 ел белән чагыштырганда, Бөек Ватан сугышы ветераннары саны 8,6 тапкырга кимегән, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Шуңа күрә республикада һәм авылларда һәр ветеран белән шәхси эшоештырылырга тиеш! Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерү, мемориалларны һәм каберләрне тиешле хәлдә тоту мәсьәләләрен дә аерым контрольдә тотарга кирәк. Моннан тыш, махсус операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын максималь кайгырту, аларга һәр яктан ярдәм итү бик мөһим«.

Советы утырышы районның иң яхшы кешеләренә дәүләт, хөкүмәт һәм район бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү