Танылган композитор, шагыйрь Ирек Габдрахмановның көлен Германиядән Башкортостанга алып кайтканнар.
28 февраль көнне Бүздәк районы Каран авылы мәчетендә Ирек Мәгъсүм улын соңгы юлга озаталар.
— 3 ай дигәндә, Ирек абыйның көле туган ягына кайтып җитте. Бертуган апасы Гүзәлиягә зур рәхмәт, — ди Ирек абыйның авылдашлары.
Ирек абыйның урыны оҗмахта булсын.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat