Лаешта яшәүче Дамир Фәләхиевка ярдәм кирәк!

29 яшьлек ике бала әтисе Дамир бүген яшәр өчен көрәшә. Бер дә сәламәтлегенә зарланмаган ир кинәт кенә ябыга башлый. Әнә шулчакта якыннары чаң суга да инде.

– Минем әтием яман шештән интекте. Барысы да күз алдыбызда булды. Әтине җирләүгә иремнең йөзләрендә үзгәреш сиздем. Үзенә әйтеп карасам да, ул берни сиздермәде. Сораша торгач белдем – зур йомышы вакытында кан чыга икән. Әмма ул табибларга күренергә ашыкмады. Аннары ябыга башлады. Без бер хастаханәдән икенчесенә йөри башладык. Тик төгәл диагноз гына куючы булмады, – дип сөйли хатыны Гөлмирә. – Иремнең әнисе Киров өлкәсендә табиб булып эшли. Ул Дамирны үз янына чакырып алды да, тикшерә башладылар. Нәтиҗә сөендермәде – Дамирның эчәкләрендә яман шеш таптылар.

Фәләхиевлар ике кыз үстерә. Берсенә –5, икенчесенә 3 кенә яшь әле. Сабыйлар әтиләрен бик ярата икән.

– Казан хастаханәләрендә берни эшли алмыйбыз диделәр. Иремне кайтарып җибәрделәр. Ә бит әле ул яшь! Чирне җиңәргә тиеш. Бөтен ишекне шакыгач, Мәскәүгә юллама алдык. Әмма монда дәвалану түләүле,– ди Гөлмирә. – Ирем инде үзе ашый алмый, эчәгендәге шеше зур үскән. Химия терапиясе белән бераз киметсәләр, аннары операция ясаячаклар. Мәрхәмәтле кешеләрдән безгә ярдәм итүләрен сорыйм. Булышсагыз иде.

Дамирның хатыны Гөлмирәнең 89872393557 номеры Саклык банкына тоташкан.Акча күчергәндә » Благотворительность» дип язсагыз иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү