Рөстәм Миңнеханов белән «Промсвязьбанк» рәисе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Промсвязьбанк» үзен республиканың стратегик мөһим һәм ышанычлы партнеры буларак күрсәтте.

Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында фикер алыштылар: Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре өчен арендалы торак төзү, партнерлык финанслау проектын гамәлгә ашыру, банкның «Алабуга» МИЗ белән хезмәттәшлеген алга таба үстерү.

Петр Фрадков шулай ук Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе рәисе дә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда әлеге спорт төре актив үсеш ала — бүген аның белән 32 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Республикада дәүләти-хосусый партнерлык өлкәсендәге проектлар гамәлгә ашырыла. Алдагы 2 елда Чаллыда һәм Әлмәттә манежлар төзелгән. Агымдагы елда Казанда һәм Зеленодольскта тагын ике манеж төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Очрашу барышында яклар «Промсвязьбанк»ның ДЧП шартларында мондый проектларда катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Фрадков Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салдылар. Документ Татарстан территориясендә заманча банк технологияләрен һәм банк инфраструктурасын бергәләп үстерүне һәм гамәлгә кертүне, социаль әһәмиятле проектларны һәм башка юнәлешләрне гамәлгә ашыруны күздә тота.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү