Аномаль кыш аркасында агачлар серкәне алданрак очыра башларга мөмкин.
Россиядә кышның аномаль җылы килүе аркасында быел аллергия сезоны алданрак башланырга мөмкин. Бу хакта “Челнинские известия” КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты профессоры Рөстәм Фәссахов сүзләренә таянып яза.
Сезонлы аллергияне җил белән серкәләнә торган кайбер төр үсемлекләрнең серкәсе китереп чыгара. Язын иң элек агачлар чәчәк ата. Татарстанда болар – каен, чикләвек куагы, өрәңге кебек агачлар. Профессор билгеләп үткәнчә, агачларның чәчәк атуы гадәттә апрельнең икенче-өченче декадасына туры килә. Әмма язның иртәме-соңмы килүенә карап, бу күренеш 1-2 атнага алга яки артка күчәргә мөмкин.
“Мәсәлән, зирек – апрельнең беренче атнасында, каен – бер-ике атна соңрак чәчәк ата. Быел исә барысы да бер-ике атна алданрак башланырга мөмкин”, – дип билгеләп үткән Фәссахов.
Әйтергә кирәк, аллергиянең нәрсәдән килеп чыгуын билгеләренең пәйда булу вакыты күрсәтә. Апрель-майда – агач серкәләре, июнь башында – ашлык үсентеләре серкәләре. Ә инде август-сентябрьдә чүп үлән, әрем, алабута серкәләре аллергия китереп чыгара.
Белгеч басым ясап әйткәнчә, сезонлы аллергиядән котылуның иң гади ысулы – аллергия китереп чыгаручы үсемлекнең чәчк ату чорында бу үсемлек үсми торган, яки инде чәчәк аткан төбәккә вакытлыча күченеп тору. Яисә өйдә, автомобильдә барганда тәрәзәләрне ачмау, урамда азрак йөрү.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat