Җир кишәрлекләре нинди хәлдә булганда файдаланылмый торган дип исәпләнә? Аларны үзләштерү турындагы законда яңалыклар нәрсәдән гыйбарәт? Росреестрның Татарстан буенча идарәсе әнә шул хакта хәбәр итә.
Бу елның 1 мартыннан торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендәге җир участокларын үзләштерү өчен өч ел вакыт бирүче Федераль закон(№ 307-ФЗ) үз көченә керә.
Җир, геодезия һәм картография дәүләт күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илсур Кәримов аңлатуынча, монда беренче чиратта сазлыкка әйләнгән, чүп үлән белән капланган кишәрлекләр турында сүзбара.
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән җирне файдаланырлык дәрәҗәгә җиткерү өчен төрлечаралар билгеләнгән. Алар арасында рельефны тигезләү, агачларны төпләү, җирне корыту, грунтны тыгызлау, чүп үләннән арындыру кебек эшләр бар. Яңа закон буенча, шушы эшләрне эшләп, җирне тәртипкә китерү өчен өч ел вакыт бирелә.
Җирнең файдаланылмый ятуын ачыклаучы төп билгеләр
-әгәр 2 ел эчендә нигез салынмаса, җир астында конструктив элементлар төзелмәсә;
-әгәр төзелгән бина 5 ел эчендә теркәлмәсә. (Төзелеш өчен башка сроклар каралган очракларга искәрмә булырга мөмкин.)
Корылмалары булган җирләрнең файдаланылмый ятуын ачыклаучы билгеләр
-биналар 5 ел һәм аннан да артыграк вакыт максатчан файдаланылмаса;
-төзелештәге конструктив элементларга зыян килсәяки җимерелсә (мәсәлән, түбә, стеналар җимерелсә, тәрәзә яки аның пыялалары булмаса һ.б.);
-әгәр җир кишәрлеге чүп-чар, төзелеш өчен кирәге булмаган әйберләр белән тулса;
-әгәр җир участогының 50 проценттан артык мәйданы биеклеге 1 метрдан артык чүп үлән белән капланса.
Җир участогын үзләштерү кайсы вакыттан башлана?
2025 елның 1 мартыннан соң сатып алынган җирләр аларны теркәгәннән соң ук үзләштереләбашлый дип санала. Аңа кадәр милек дип саналган җирләр, кайчан сатып алынган булуына карамастан, 2025 елның 1 мартыннан үзләштерелә башлый.
Законны тормышка ашыру схемасы нинди булачак?
Җирләрнең файдаланылмый ятуы белән бәйле тәртип бозуларны Росреестр идарәсе, шулай ук җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары ачыклый. Беренче чиратта җир турындагы законда күрсәтелгән таләпләрне бозмас өчен профилактик чарарлар үткәреләчәк. Әгәр бу ярдәм итмәсә, тикшерүләр үткәрелеп, тәртип бозуларны юкка чыгару өчен язмача срок билгеләнә. Беренче тапкыр штраф салынмый, бары тик кисәтү чарасы гына күздә тотыла.
Әгәр дә инде җир хуҗасы беренче кисәтүвакытында куелган срокта таләпләрне үтәмәсә, суд эше кузгатыла. Нәтиҗәдә җир, хуҗасыннан алынып, сатарга куелырга мөмкин.
Элеккеге закон буенча, милекче теркәлү үткәннән соң 3 ел эчендә җирне үзләштермәсә, аны тартып алырга мөмкиннәр иде. Хәзер яңа закон буенча исә бу срок 5-7 елга сузылырга мөмкин, чөнки 3 ел үзләштерү өчен генә тәгаенләнә.
Шунысын да әйтергә кирәк, срогында җирне үзләштермәү, бу аны шундук тартып алырга сәбәп түгел әле. Аңа кадәр төрле контроль чаралар, тикшерүләр үткәреләчәк. Милек хуҗалары шул вакытта да җирне тәртипкә китереп өлгерергәмөмкиннәр. Җирне тартып алу – ул иң соңгы чара.
Милек хуҗасы объектив сәбәпләр аркасында җир участогын вакытында үзләштерә алмаса,нишләргә?
Бу очракта җир хуҗасы теге яки бу эшне вакытында эшли алмавын раслаучы документлар әзерләргә тиеш. Моннан тыш, административ тәртип бозуларны юкка чыгару буенча язма рәвештә хат алганнан соң, милекче күзәтчелекорганнарына, срокны озынайтуны сорап, гариза яза ала. Әгәр милекче үзе озак вакытлар читтә булса, тәртиптә тоту өчен, җирне арендага яки башка кешеләргә биреп тора ала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat