Өреп кабу: хәвеф-хәтәрдән полис ясатып сакланучылар саны арта

«Таеп китеп егылдың, аңга килдең – акча». Танылган фильм сүзләрен үзгәртүебез очраклы гына түгел. Илдә иминиятләштерү программаларыннан файдаланучылар, гади тел белән әйткәндә, страховка ясатучылар саны арткан. Бүген өч кешенең икесендә кимендә бер иминият полисы бар, ди белгечләр. Бигрәк тә быелгы кебек бозлавыклы кышта имгәнү куркынычыннан үз-үзе турында алдан кайгыртучылар саны арткан. Имин тормыш күпме тора?

Яшең җитсә кырыкка…

Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 63 процентының кимендә бер иминият полисы бар. Чагыштыру өчен: узган елда гына әлеге сан 40 процент чамасы тәшкил иткән. Бу урында шуны да искәртик: сүз ирекле иминиятләштерү турында бара. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы (ОМС) безнең һәркайсыбызда да бар һәм ул табиб ярдәмен бушлай алу хокукын бирә. Ә аннан ары китсәк? Страховкаларын «ВТ» хәбәрчесе дә барлады. Ипотека буенча алган фатирыбыз бар һәм аңа ел саен полис яңартабыз. Ихтыяри-мәҗбүри: бүген банклар бурычны түләп бетергәнче моны шарт итеп куя. Футбол белән шөгыльләнүче улымның да страховкасы бар, спорт мәктәбе шулай куша. Елга 600 сум торучы әлеге иминият полисының бер тапкыр кирәге чыкты: былтыр бала футбол капкасына бәрелеп маңгаен яргач, 3 мең сум чамасы иминият түләве алдык. Булган страховкалар да, без алган иминият түләүләре дә – менә шулар.

Сораштыру нәтиҗәләренә әйләнеп кайтыйк: халык арасында иң киң таралган полис төрләре – милекне, автомобильне һәм тормышны иминиятләштерү. Сораштыруда катнашучыларның 43 проценты әйтүенчә, бәла-каза килгән очракта бик тә отышлы, шуңа алдан аяк киенеп куялар. Респондентларның 12 проценты чамасы фикеренчә, иминият полисы – ышаныч билгесе, шулай җанга тынычрак. Илдә яшәүчеләрнең 10 проценты исә моны электән килгән гадәт буенча эшләвен әйткән. «Заманында йорт-җир, каралты-кураны иминиятләштерү мәҗбүри иде. Шуңа күрә әти-әниләрнең, страховка көне җитә дип, акчаны җыйнабрак тотканы истә калган», – дип, хатирәләре белән уртаклашкан алар.

Иминиятләштерү оешмалары хезмәтләреннән ир-атлар да, хатын-кызлар да бертигез файдалана. «41–50 яшьлекләр бу мәсьәләгә җаваплырак карый. Илдә яшәүчеләрнең 21 проценты иминиятләштерүгә елына якынча 10 мең сум акча тота», – дигән белгечләр.

Сынса – 30 мең сум

Быелгы бозлавыклы кыш та иминиятләштерүче оешмаларның эшен арттырган.

– Урамда таеп егылып имгәнүчеләр страховка буенча күп мөрәҗәгать итә, – ди башкаладагы иминиятләштерү оешмаларының берсендә эшләүче Розалия Сәйфетдинова. – Узган ел азагында салкыннар башланган чордан исәпләп карадык, бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү полисы булган клиентлардан килгән гаризаларның һәр дүртенчесе урамда кул-аякны сындыру, каты бәрелү кебек очракларга туры килә. Икенче урында – спорт белән шөгыльләнгәндә алган тән җәрәхәтләре (17%). Балаларга бәйле бәхетсезлек очраклары, шул исәптән мәктәптә дә, өченче урында (10%). Кыш көне күбрәк балалар һәм өлкән яшьтәгеләр зыян күрә.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, кыш көне егылып имгәнүләрнең 70 проценты – кул сындыру. Бу очракта, түләү иминиятләштерү суммасының – 5–10 проценты күләмендә билгеләнә. Мәсәлән, ул 300 мең сум булса, зыян күрүче 15–30 мең сум акча алачак. Аяк сындырганда – 20%.

– Бозлавыкта таеп егылудан аерым полис юк, ул бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерүгә керә. Халык арасында иминиятләштерүнең әлеге төре киң таралган, – ди Розалия Сәйфетдинова. – Гомумән, сәламәтлеге турында кайгыртучылар елдан-ел арта. Кыш көне сезонлы авырулардан, мәсәлән, грипп, пневмония кебек чирләрдән иминият полисы ясатучылар да шактый. Ә клиентларның күбесе машинасын һәм милкен иминиятләштерә, әлбәттә.

Замана үзгәргән саен тәкъдимнәр дә арта. Куркытып акча эшләргә теләүчеләр дә табылып тора. Әйтик, соңгы арада подъездларда «милекне пилотсыз очу аппаратларыннан иминиятләштерү»гә бәйле тәкъдимнәр күбәйде. «Торак, милеккә килгән зыянны төрлечә капларга мөмкин. Бу яңалык түгел. Шуңа күрә мондый игъланнар мошенниклар эше булырга мөмкин. QR-код яки таныш түгел сылтама аша кереп, алдакчылар кармагына эләгүегез дә бар. Кызыксындырган мәгълүматны иминиятләштерүче оешманың рәсми сайтыннан белешергә киңәш итәбез. Мошенниклардан бернинди дә полис коткармаячак», – ди Розалия Сәйфетдинова.

«Берни дә булмас әле»

Ә авыл кешесенә страховка кирәкме? Бу хакта Байлар Сабасында урнашкан иминиятләштерү агентлыгының баш белгече Гөлназ Дәминовадан сорадык.

– Бездә күбрәк ОСАГО, бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү (бу очракта күбрәк балаларга страховка ясыйлар, чөнки Сабада спорт секцияләре бик күп), милекне иминиятләштерү кебек полислар ясаталар. Соңгысына бәйле рәвештә шуны да әйтәсем килә: соңгы ике елда йорт-җирне иминиятләштерергә әйтеп-үгетләп торасы да юк, халык моны аңлы рәвештә үзе эшли. Күбрәк урта яшьтәге ир-атлар мөрәҗәгать итә, – ди белгеч.– Аерым алганда, район, авыл җирендә ирекле медицина иминиятләштерүенә (мәҗбүри медицина иминиятләштерүеннән аермалы буларак, биредә файдаланырга мөмкин булган медицина хезмәтләре исемлеге зуррак. – Ред.) карата бернинди дә кызыксыну юк диярлек. Яшь гаиләләр күбрәк ипотеканы иминиятләштерә. Ягъни банк таләбен үтиләр. Хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта, гаилә казнасына зыян килмәсен дип, үзләре белеп, КАСКО иминият полисын ясатучылар да бик сирәк, бу да автомобильгә кредит рәсмиләштергәндә банк кушуы буенча эшләнә. Халыкка ирекле иминиятләштерү төрләрен тәкъдим иткәч, еш кына: «Әй, берни дә булмас әле», «Артык акчабыз юк, соңрак карарбыз», – дип җавап бирәләр. Тик каза килгәч, «их» диләр, әмма соң була инде. Авыз бер пешкәч, берничә төрле полис рәсмиләштерәләр».

Гөлназ Дәминова әйтүенчә, тормышны кышын да, җәен дә иминиятләштерергә соң түгел. «Бәла-казаның кайчан килеп чыгасын белмибез бит. Страховка ул парашют кебек, кирәк чакта яныңда булмаса, аннары кирәге калмаска да мөмкин. Зыян күрүчегә түләү күләме ул түләгән иминият суммасына бәйле. Аңлашыла, клиентлар әз генә биреп, күп итеп алмакчы. Чынбарлыкта исә алай була алмый. Үз тормышыңны зуррак суммага бәяләгән саен, иминият түләве дә күбрәк күләмдә кайтачак. Страховка ясатучылар елдан-ел арта. Моны халыкның аң-белеме арту белән аңлатабыз».

2024 елда Россиядә ОСАГО буенча гомуми түләү күләме 202,5 миллиард сум тәшкил иткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 21,4 процентка күбрәк. Полисның уртача бәясе 7616 сум булса, юлда зыян күрүчеләр уртача 99 956 сум акча алган.

Тормышны иминиятләштерү буенча халык түләгән һәм халыкка түләнгән акча күләме (млрд сум)

2020 ел     430,5      204,5

2021 ел     524,4      288,3

2022 ел     511,3      352,2

2023 ел     775,1      469,1

2024 ел     2125      1422

Россия Үзәк банкы мәгълүматлары

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү