2024 елда Татарстан предприятиеләре 5,6 триллион сумлык товар продукциясе төяп озаткан. Бу хакта республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан Премьер-министр урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте.
«Санкция басымнарына да карамастан, республикада сәнәгать яхшы үсештә. Татарстан предприятиеләре былтыр 5,6 триллион сумнан да күбрәк бәягә товар продукциясе төяп озатты. Республикада сәнәгать җитештерүе индексы — 105 процент», — диде ул.
Олег Коробченко сүзләренә караганда, суднолар, вертолетлар төзелеше, машина, җиһазлар, компьютерлар һәм оптик эшләнмәләр җитештерү кебек тармаклар аеруча да зур үсеш күрсәткән. «Нефть чыгару һәм нефть җитештерү — республика икътисадының терәге булып тора. Квоталар гамәлгә керү сәбәпле, 2024 елда нефть чыгару күләме бераз кимеде. Моңа да карамастан, нефть эшкәртү күрсәткечләре узган ел дәрәҗәсендә калды. Былтыр нефть һәм газ химиясе тармагында якынча 784 миллиард сумлык продукция төяп озатылды», — диде министр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat