Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы педагогларны телеграм-ботлар ясарга өйрәтү проектын башлап җибәрде. Бу белем бирүнең сыйфатын арттыру, укучыларны цифрлы тормышка әзерләүне күздә тота. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты буенча тормышка ашырыла. Курсларда беренчеләрдән булып Питрәч районының мәгариф идарәсе җитәкчеләре, белгечләре, мәктәп директорлары катнашты. Укуларны IT-паркның район филиаллары кураторлары үткәрә. Мисал итеп, Балтач IT-паркында югары квалификацияле информатика укытучысы Ракил Закиров дәресләр алып бара.
Оештыручылар фикеренчә, телеграм-ботлар мәктәп тормышының күп кенә юнәлешләрен, әйтик, биремнәрне тарату, белемнәрне тикшерү, укучылар һәм әтиәәниләр белән аралашуны автоматлаштырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин мәгариф системасын үстерү, укучыларны заманча таләпләргә туры китереп әзерләү өчен мондый инициативаның мөһимлеген ассызыклады.
Искәртеп үтәбез, әлеге чара “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat