Өендә кадак та какмаган иҗат кешеләре бар. Гаеп түгел инде бу, бәлки шулай булырга тиештер дә. Мин алардан гомер буена көнләшәм, бәхетләре һәм акчалары күп булганга шулай итә алалардыр, дип уйлыйм. Миңа хуҗалыктагы бөтен эшне дә диярлек үзем эшләргә туры килде. Моны әйбәтлек дип уйлаучылар да, сокланучылар да бар инде. Белмим… Миңа иҗатчы иҗат белән генә шөгыльләнергә тиештер кебек тоела.
Ә һөнәрләр ягыннан чынлап та бәхетле булдым. Нәрсәгә тотынсам, шул килеп чыкты. Хәер, һәркем дә үзенә шулайрак күренәдер инде. Тыштан кыюсызрак булсам да, күңел чаялыгы булгандыр, кечкенә вакыттан ук кеше эшләгән эшне мин дә булдыра аламдыр сыман тоелды. Бүтәннәр эшләгән эш минем кулымнан килмәсә, үземне кимсетелгән шикеллерәк тоя идем.
Һәм әтиле малайлардан көнләшә идем. Аларны эшкә өйрәтәләр. Кечкенә вакытларыннан ук балта тотып үсәләр. Әле бот буе гына иптәшләрем дә агач каезлап йөри. Әтиләре куша, ара-тирә «алай түгел, болай ит» дип төзәткәләп китәләр. Әрләп тә ташлыйлар, мактап та җибәрәләр. Теге малайларның бер дә эшлисе килми. Алар миннән көнләшә: «Сиңа рәхәт, сине беркем мәҗбүр итми», – диләр. Әйе, мәҗбүр итми… Мин алардан калмаска тырышып, ихатадагы киселмәгән утыннарны каезлый идем. Әни чыгып шелтәләп тә ала: «Нәрсә, эч пошырып йөрисең инде. Бер кирәксезгә балта үтмәсләгәнче, су ташып куяр идең…» Бераздан яшьтәш малайлар әтиләре белән бура бурарга йөри башлады. Мин дә ихатадагы утыннардан кечкенә буралар эшләргә тырыштым. Тик аларныкы кебек матур да, ипле дә килеп чыкмады. Үз белдегең белән маташу – бер нәрсә, әтиләр кул астында эшкә өйрәнү – бөтенләй бүтән.
Безнең йорт тыкрык буенда. Сигезенчедә укыганда шул тыкрыкның бер өлешен яңадан киртәләргә туры килде. Күршебез Галимулла абый киртә чапканымны карап торган да җаны түзмәгән, минем янга атылып чыкты: «Марат, ник агачны җәфалыйсың! Менә болай тот балтаңны. Менә шулай сук». Беркадәр этләнгәч, мин аныңча сугарга өйрәндем. Ул күңеле булып: «Бигрәк һөнәрсез үсәсең, – дип аркадан какты да балтаны чарларга кереп китте, капка төбенә җиткәч, миңа борылды. – Әйдә, карап булса да торырсың».
Балта да үткәч, чаба да белгәч, эш үзеннән-үзе эшләнгән кебек тоелды. Киртә тотуның бер кыенлыгы да юк икән аның.
Пычак үткерләргә… И, аны мин кечкенә вакыттан белә идем. Белде, ди, пычагым. Иптәш малай ничек үткерләгәнемне карап торды да: «Тукта әле, минем әти менә болайрак ышкырга куша», – дип үзе эшләп күрсәтте. Мин әле дә пычак үткерләгән саен шул вакытны искә төшерәм.
Бер мәлне үземнең балачак дустым Рамилгә:
– Шушы яшькә җитеп, ачкыч та тотып караган юк, – дип зарландым. Бот буе гына нәрсәләр идек әле. Ул элеп алды:
– Минем дә тоткан юк ул… Әйдә, әтинең «ДТ»сын сүтәбез.
Трактор ачкычларына күз салу белән бу уйдан кире кайттык. Алар зур, безнең учка сыярлык түгел иде.
– Матай лутчырак булыр, – дип куйды Рамил эшлекле генә. – Әти белән әни – урманда, апалар – чөгендердә. Киттекме?
Киттек… Ул вакытта үзебезнең сәпит тә юк иде әле… Беренче тапкыр ачкыч тотуым шунда булды. Бик тырышып, Рамилләрнең «Иж» матаен сүтеп ташладык. Шөреп белән җир тулды. Соңыннан тиз генә җыеп куйдык. Бора алганнарын бордык, бора алмаганнарын коляска астына ташладык. Вак шөреп-шәйбеләрне җыеп ялыккач, күренеп тормасын өчен, өстенә ком сибеп матурлап куйдык. Матайны кибән өстенә җәя торган япма белән капладык.
Нык әрләмәделәр. Соңыннан Рамилнең әтисе теге матайны бер атна буе җыйды. И, рәхәтләндек инде аның янында шөреп борып. «Уйнарга чыгасыңмы?» – дип килгән малайларны да эшлекле генә борып җибәрдек: «Юк, без МАТАЙ РЕМОНТЛЫЙБЫЗ!»
Аның барысын да санап бетерерлек тә түгел, мин гомер буе нәрсәгәдер өйрәнгәнмен икән. Кайсыдыр уңышлырак, кайсыдыр начаррак килеп чыккан. Әле менә уйлап торам да… Кешедә кечкенә вакытыннан ук өйрәнү теләге тәрбияләргә кирәк икән, дим. Шулай итсәң, аны бернигә дә өйрәтәсе булмый, ул барысына да үзе ирешә. Бу мөһим. Мин һәр язучыны остазым дип исәпли алам: әйбәтләреннән – әйбәт язарга, начарларыннан начар язмаска өйрәндем. Асылда, һәр кешедән, һәр күренештән нәрсәгәдер өйрәнеп була. Минем күп тапкыр әйткәнем бар инде: язучылыкка өйрәтеп булмый, язучылыкка өйрәнеп кенә була, дип. Бу өлкәне әйбәт белгәнгә күрә шулай дим. Чынлыкта бөтен һөнәрләр дә шулайдыр инде ул. Шуңа күрә…
Кешене иң элек өйрәнергә өйрәтергә кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat