Бетәм дигән авыл түгел: Камышлыда берьюлы 30 йорт төзелә! (ЭКСКЛЮЗИВ)

Моңа кадәр 99 булса, хәзер – 129. Кукмара районының Камышлы авылында йортлар саны берничә ай эчендә утызга арткан. Тиздән анда яңа гаиләләр күченеп, өй туйлары гөрләр. Моннан дүрт ел элек мәктәпләренә ябылу куркынычы янаган иде. Авыл халкы аны саклап калды. Мондый күңелсез хәлләр башка кабатланмас дигән өмет белән яши алар.

Ишәю

Сөенечле вакыйгалар турында Березняк авыл җирлеге секретаре Гөлназ Ризванова белән сөйләшәбез. Яңа йортлар Камышлыга яңа сулыш өстәячәк, дип өметләнә ул. Өч урам алтыга әверелгән. Хәзерге вакытта биредә 303 кеше яши. Бер генә буш йорт та юк. Кибете, мәктәбе, мәчете, балалар өчен хоккей мәйданчыгы бар. Соңгы вакытта яшьләр дә авылда төпләнеп кала башлаган. Утыз йортка тагын әле ничә кеше пропискага керәчәк. Узган ел авылда өч сабый туган. Биш пар өйләнешкән. Авыл район үзәгеннән 12 чакрым ераклыкта гына. Шуңа күрә халкының күбесе шунда барып хезмәт куя.

– Бетәм дигән авыл түгел бу. Халкы тырыш, йортлары төзек. Төзелеш эшләре узган ел көз башланды. Барысы да түбә астына кертелде. Әле эчке эшләре бар. Көннәр җылыткач, дәвам иттереләчәк. Биш йортны безнең җирлектә яшәүче гаиләләргә бирделәр. Шуларның икесе – укытучылар. Колхозда, юл идарәсендә эшләүчеләр дә бар, – ди Гөлназ Ризванова. – Мәктәп иске булса да, авыл халкы саклап калды. Әмма яңасы кирәк. 2021 елда мәктәп-бакча төзү буенча экспертиза үткән проект бар. Сабыйлар ишәйсен иде. Клуб та иске иде, ике ел элек 45 урынлы булса да, яңасы  ачылды. Авыл яшәсен өчен эш урыннары, яшьләрне авылда калдыру өчен программалар, авыл хуҗалыгын күтәрү, хезмәт хакларын арттыру кирәк. Эшмәкәрләргә ярдәм булсын иде.

Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә сөенә хәтта. Әнә 93 яшьлек Миңсылу Хәмидуллина бер көнне Кукмарага сеңлесенең туган көненә барган. Кайтканда барысы да бер төрле таш йортларга күзе төшкән.

– Шаккаттым, – ди Миңсылу әби. – Гомерем шушы авылда үтте. Мул тормышта яшибез. Авыл яши, бетми дип куандым.

Бүләк

Айгөл Баймиева Камышлы авылына Киров өлкәсенең Пенәгәр авылыннан килен булып килгән. Дөресрәге, укып бетергәч, Березняк мәктәбендә рус телен укытырга тәкъдим иткәннәр. Ике ел эшләгәч, сөйгәне Расыйх белән кавышып, гаилә корганнар. Дүрт бала үстерәләр. Төп йортта 20 ел инде каенана, каената белән яши.

– 2014 елдан фатир алырга чиратка баскан идек. Безгә шушы программаны тәкъдим иттеләр. Көтелмәгән сөенеч булды. Балаларның авылдан китәсе килми. Шәһәргә кызыкмыйлар. Бер улыбыз Кукмарадагы аграр көллияттә, икенчесе Нократ Аланындагы техникумда белем ала. Өченчесе Әлмәттә укый, хоккей белән ныклап шөгыльләнә. Тренеры чакыргач, улыбыз, барам, дигәч, каршы килмәдек. Дүрт яшьтән үк алка суга. Ясминәбез 4 нче сыйныфта укый. Авылыбыз зур булмаса да, үсә бара. Шуңа сөенеп яшибез. Авылда да тормыш шәһәрчә хәзер. Кукмарада завод, фабрикада, башка оешмаларда да эш урыннары бар. Балаларны төрле түгәрәкләргә дә йөртеп була, – ди Айгөл Баймиева.

Гөлнара Хәсәнова Березняк мәктәбендә математика укыта. 20 йортлы Аман-Оштырма авылында яши. Бүген анда кибет тә, мәктәп тә юк икән. Үзе – Саба районының Көек авылы кызы. Эшкә килгән җирдән кияүгә чыгып кала. Ире белән ике бала үстергәннәр. Бер йортта уллары Рәдиснең гаиләсе, каенанасы белән матур гына гомер кичерәләр.

– Авыл җирлеге башлыгы тәкъдим иткәч, документларны тапшырырга булдым. Укытучы булып эшли башлавыма – 30 ел. Менә шуңа бүләк булды. Күңел әле дә ышанып бетми. Бу – бик яхшы программа, – ди ул.

Бердәмлек

Авылның урамнарын урап, мәктәп, фельдшер-акушерлык пунктына да сугылдык. Узган елның ноябрендә фельдшер булып эшкә Чаллыдан Нурислам Шәнгәрәев кайткан. Авыл халкы белән танышып, уртак тел табарга да өлгергән инде. Авыл кешеләре дә мактады үзен. Хәзерге вакытта диспансеризация үтеп йөрүләре. Укол кадатырга килүчеләр дә бар.

– Кукмара егете мин. Чаллы медицина көллиятен тәмамлап, шунда алты ел балалар табибы булып эшләдем. Әти-әнием Кукмарага чакырды. Гаиләм белән күченеп кайттык. Камышлы халкын үз иттем, – ди яшь белгеч.

Сакланып калган мәктәпне дә күрмичә китмәдек. Анда бүген 9 бала укый. Быел ике укучы тәмамласа, сентябрьдә тагын икәү киләчәк.

– 1970 елда төзелеп, бер мәртәбә капиталь ремонт күрмәгән иде ул. 2021 елда аздан гына ябылмыйча калды. Ләкин авыл халкы мәктәпне яптырмау өчен тырышты. Кем акча бирде, кем үз хезмәтен кертте. Бер атна эчендә барысын да тәртипкә китердек, түбәсен яптык. Авыл халкы, читтәге авылдашлар да булышты. Барысына да рәхмәт, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Минзилә Гарифуллина.

Аңлату

Нияз Ризванов, Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары:

– Әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Аз катлы торак комплекс» пилот проекты буенча төзелде. Бу программалар авылда төпләнеп калучылар өчен булдырылган. Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты – федераль һәм республика бюджетыннан, 20 проценты эш бирүче оешма тарафыннан финанслана. Бу программада катнашучылар арасында бюджет, социаль өлкә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар да бар. Яшь чикләве юк. Кулга килешү алгач, белгеч ун ел эшләргә тиеш. Биш елдан соң ул аның 10 процентын түләп сатып алырга да мөмкин. Ә ун елдан соң бер процентын капларга туры киләчәк.

Әлеге программа буенча Камышлыда киләчәктә тагын 27 йорт төзеләчәк. Моннан тыш, өч баласы булган күпбалалы гаиләләргә 10 җир кишәрлеге бүлеп бирелде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү