Чаллыда “КАМАЗ”ның Бөтенроссия студентлар җитештерү отрядының кышкы этабына йомгак ясадылар. Ике ай дәвамында предприятиедә Россиянең 12 төбәгеннән 212 студент хезмәт куйган.
Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтү советы әгъзасы Василий Ислаев сүзләренчә, “КАМАЗ” белән Россия студентлар отрядлары 55 еллап тыгыз элемтәдә тора. “Студентларга ел әйләнәсе эшкә урнашу мөмкинлеге булуга без шат. Узган ел предприятиедә 2 меңләп кеше эшләве белән горурланабыз. Нибары ике айда – кышкы проект кысасында гына да студентлар 6 мең йөк машинасы һәм 3,5 мең двигатель җыйды”, – диде ул.
Хезмәт эшчәнлегеннән тыш, проектта патриотик тәрбиягә дә басым ясалган. Нәтиҗәдә, иң яхшы отряд булып Казан дәүләт энергетика университетыннан “Тесла” студентлар җитештерү отряды табылган. Җитештерү эшчәнлеге буенча иң яхшысы – Воронеж шәһәреннән килгән отряд, ә комиссарлык эшчәнлеге буенча – Йошкар-Оладан килгән студентлар.
Проектны гамәлгә ашыру “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының максатларына туры килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat