Рөстәм Миңнеханов Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегия утырышында катнаша

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстанда сәнәгать секторы эшенә йомгак ясыйлар. Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮ  мәйданчыгында уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Россиянең кайбер төбәкләре вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышының төп темасы – «2024 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм кулланучылар базары эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар. Производстволарның нәтиҗәлелеген арттыруда заманча алымнар».
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә катнашу өчен илнең 60 тан артык сәнәгать министры килде — Кырым, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Хакасия, Калининград өлкәсе, ЛХР, Якутия һәм Россиянең башка субъектлары вәкилләре.
Коллегия кысаларында шулай ук автокомпонентлар җитештерүчеләрнең күргәзмә экспозициясе оештырылды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү