Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белән очрашты. Очрашу “Казан-Экспо” мәйданчыгында узды.
Исегезгә төшерәбез: Антон Алиханов Татарстанга Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында катнашу өчен килде. Ул шулай ук Казанда “Автомобиль компонентларын җитештерүне үстерү турында” мәсьәлә буенча Координация советы утырышын уздырачак.
Очрашу барышында республика сәнәгате секторының эш нәтиҗәләре, куллану базарының узган елдагы йомгаклары, шулай ук быел төбәк сәнәгате алдында торучы бурычлар турында фикер алышу булды. Агымдагы шартларда зур стратегик инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны (технологик бәйсезлекне көчәйтү өчен) игътибар үзәгендә калдыру заруирилыгы билгеләп үтелде.
Мөһим юнәлеш – җитештерүнең нәтиҗәсен яхшырту һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү. Икътисадның көндәшлеккә сәләте шуңа бәйле.
“Янә Татарстанга килүемә шатмын, – дип сәламләде очрашуда катнашучыларны Антон Алиханов. – Татарстанда бөтен ил файдасына эшләүче мөһим предприятиеләр урнашкан”.
Сәнәгать һәм сәүдә министры шулай ук Рөстәм Миңнехановка республиканың сәнәгатен үстерүгә зур игътибар бирүе өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләренең бүгенге хәле турында кыскача гына сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, бүгенге икътисадый шартларда икътисадның планлы төстә үсүе дәвам итә, предприятиеләр яңа кооперация һәм логистика элемтәләрен булдыруга, импортны алыштыру проектларын тормышка ашыруга ирешкән.
2024 елның гыйнвар-декабрь чорында Татарстанда төяп озатылган товарлар, башкарылган эшләр, хезмәтләрнең гомуми күләме акчага салып исәпләгәндә 5,6 миллиард сум тәшкил иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat