13-15 мартта Казанда “Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Тырышлыкны берләштерү” халыкара конференциясе узачак. Анда дөньяның төрле почмакларыннан 12 эксперт катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” “Росзаповедцентр” матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Чараны оештыручылар – Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте, “Ирбис” Кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге” төбәкара ассоциациясе.
Конференциядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Мурат Кәримов, “Ирбис” ассоциациясе гомуми җыены рәисе Али Узденов катнашачак.
Россия, Кытай, Монголия кебек кар барсы яши торган илләр вәкилләре тәҗрибә алышачак, җәнлекне саклау буенча инновацион алымнарны караячак.
“Казанны шундый чараны оештыру урыны итеп сайлап алу – очраклы гына түгел. Татарстан Республикасында кыргый табигатьнең символын саклап калуга юнәлдерелгән эшкә зур игътибар бирелә. Әйтик, төбәк башлыгы Рөстәм Миңнеханов башлангычында “Кар барсы” биологик күптөрлелекне саклап калу үзәге булдырыла. Ул Россиядә ирбисның төп яшәү урыны – Алтай Республикасында ачылачак һәм, Үзәктә туып, иректә яшәүгә әзерләнгән җәнлекләр хисабына кыргый популяция санын арттыруга ярдәм итәчәк”, – диелгән хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat