Бүген Кызылъяр авылында гомер итүче Шамил Төхвәтша улы Дәүләтшин үзенең юбилеен – 95 яшен билгеләп үтте. Бәйрәме көнендә ветеранның якыннары җыелган. Бу хакта «Баулы-информ» яза.
Шамил Дәүләтшинның балачагы һәм үсмер вакытлары сугыш чорына туры килгән. Шунлыктан, ул үзенең яшьтәшләре белән авыр хезмәт арбасына җигелгән. Башта колхозда төрле эшләрдә эшли, аннары озак еллар “Ленин юлы” колхозында машина йөртүче булып эшләгән. Аның хезмәт стажы гына да 47 елга якын.
Шамил абый тормыш иптәше Зинфирә апа белән 70 ел бергә гомер иткәннәр. Аларның тормыш юлы бик күп авылдашларга гына түгел, район халкына да үрнәк итеп куярлык. Мул һәм матур гаиләдә биш кыз балага гомер биргән алар. Кызганычка каршы 2023 елда Зинфирә апа бу дөньяны калдырып китә. Бүгенге көндә Шамил абыйны сөендереп 11 оныгы, 19 оныкчыгы кунакка кайтып йөриләр, аңа күңелсезләнергә ирек бирмиләр.
Юбилее уңаеннан Шамил абыйны Кызылъяр авылы ветераннар советы исеменнән Сиринә Вәлиева, авыл җирлеге исеменнән Эльвира Сафина, мәдәният йорты исеменнән Ленир Дәүләтшин да тәбрик иттеләр. Ветеранга матур теләкләр белән бергә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален дә тапшырдылар.
Ветеран бүгенге көндә үзенең олы кызы Альфира тәрбиясендә яши.
Индира Сәйфуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat