Рөстәм Миңнеханов: «Автомобиль төзелеше — Татарстанда төп тармакларның берсе»

Автомобиль төзелеше гадәттәгечә республикада төп тармакларның берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәнәгать буенча координацион советның автомобиль компонентлары җитештерүне үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышында белдерде. Анда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, илебезнең тулы кыйммәтле компонентлар базасын булдыру — автосәнәгатьне алга таба үстерүнең төп бурычы һәм мәҗбүри шарты. «2022 елда тармак алдында туган кыенлыклар күбесенчә хәл ителде. Базарның тулылыгы һәм төп автомобиль җитештерүчеләребезнең тотрыклы эшләве тәэмин ителде. Узган елда алар 970 меңгә якын автомобиль чыгарды — бу 2023 елга караганда өчтән бер өлешкә күбрәк. Чит ил компанияләре калдырган җитештерү мәйданчыкларының күпчелеге эшләтеп җибәрелде, һәм аларда инде җитештерүнең гомуми күләменнән 14%ка якын җитештерелгән. Ел башыннан базар динамикасы үзенчәлекле. Әгәр гыйнварда үсеш 7% тәшкил итсә, февральдә сатулар 20%тан артыкка кимергә мөмкин. Әмма бу кимү чит ил машиналары буенча бара, шул ук вакытта үзебезнең ил маркаларын сату күләме элеккеге дәрәҗәдә диярлек кала», — диде министр. Ул макроикътисадый факторлар, беренче чиратта автокредитлауның югары ставкаларына бәйле куркынычларны билгеләп үтте. «Кирәк булганда — ярдәмнең өстәмә чараларын җайлаштырачакбыз», — диде Антон Алиханов. Ул 2022 елда формалаштырылган критик номенклатураның 740 позициясеннән 330ы Россия тәэмин итүчеләре тарафыннан ябылган, дип ачыклык кертте. Калган компонентлар буенча хәзер актив эш алып барыла. Шулай ук чит ил партнерлары калдырган автокомпонент мәйданчыкларын яңадан эшләтеп җибәрү буенча да зур эш алып барыла.

Россия бенефициарларына инде 22 компания тапшырылган. Антон Алиханов аларның берсе дә тик тормавына игътибар итте. Яңа милекчеләр эшчәнлекнең төп профилен, хезмәткәрләр санын саклап калу бурычын үз өсләренә алганнар һәм сатылган продукция күләмен арттыру планнарын билгеләгәннәр. «Без сез үз төбәкләрегездә дә автокомпонент предприятиеләргә ярдәм итү эшенә инициативалы рәвештә кушылырсыз дип өметләнәбез. Биредә форматлар төрле булырга мөмкин. Яхшы мисал — биредә, Татарстан Республикасында, „Идея“ технопаркы мәйданчыгында Россия компонентлар базасын эшләүнең фәнни-тикшеренү үзәген төзү проекты. Башка мөмкинлекләр арасында – төбәк ФРП тарафыннан федераль фонд уңышлы тормышка ашыра торган махсус программаларны башкару. Шулай ук компонентлар җитештерүчеләрнең төбәкара кооперациясен көчәйтергә, бу эшкә яңа төбәкләрдән компанияләрне җәлеп итәргә кирәк», — дип өстәде Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан сәнәгать җитештерүендә автомобиль төзелеше өлешенә 10% чамасы туры килә. Узган ел республикада «КамАЗ» төзелеше башлануга 55 ел тулуны билгеләп үттеләр. Киләсе елда тагын бер истәлекле датаны – беренче Кама йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуны бәйрәм итү планлаштырыла. «Без ил Президентына әлеге юбилейны бәйрәм итү турындагы карары өчен рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» автогиганты тирәсендә автокомпонентлар җитештерү формалашкан. Түбән Камада шин заводы эшли башлады, ул бүген Россиядә иң эре шин җитештерүчеләр рәтенә керә. Зәй районында тәгәрмәч дисклары җитештерү заводы төзелде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда автокомпонентлар индустриясен алга таба үстерү өчен сәнәгать парклары инфраструктурасы булдырылган. Яхшы тәҗрибә — «КАМАЗ» мәйданчыкларында оештырылган «Мастер» Кама индустриаль паркы. Бүген парк 1,5 млн квадрат метрга кадәр үскән, 280 резидент эшли, керем 202 млрд сум тәшкил итә.

Автосәнәгать өчен эшләнмәләрне «Химград» технополисында ясыйлар. «Алабуга» МИЗда автокомпонентларның күп кенә җитештерүләре эшли башлады. Алар арасында «Джошкуноз Алабуга» компаниясе – штампланган металл детальләр белән төп тәэмин итүче. Алабуга аккумулятор заводы үз продукциясен БДБ илләренә экспортлый. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 360 автокомпонент җитештерүче эшли. «Бездә җитештерүне югары локальләштерү өчен комплектлаучы әйберләрнең тулы рәте җитештерүләре мөһим. Эре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре комплектлаучы әйберләр җитештерүчеләрне чимал белән тәэмин итә», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республикада нульдән башлап өч эре автомобиль төзү предприятиесе төзелүенә игътибар итте. «Соллерс» компаниясе җиңел коммерциячел йөк машиналары чыгаруны җайга салды, үз дизель двигательләрен җитештерү башланды. Алабугада «AURUS» эшли. «РариТЭК» компаниясе «LOTOS» газ-мотор автобусларының үз маркасын актив үстерә, алар да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда автокомпонентлар базасыннан файдаланып махсус һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиеләр үсә.

«МТЗ-Татарстан» узган ел 2 меңнән артык трактор җыйган. «Агромастер» предприятиесе туфрак эшкәртү агрегатлары һәм чәчү комплекслары җитештерә. «Казаньсельмаш» «КАМАЗ» двигательләре базасында үзйөрешле сиптергечләр җитештерә һәм импортны алмаштыру буенча актив эшли. „Җиңел һәм йөк автомобильләре, шулай ук автобуслар буенча актив эшләүче «КАМАЗ» фәнни-техник үзәген дә билгеләп үтәргә кирәк. Алга киткән компонентлар базасын исәпкә алып, автогигант тарафыннан К5 буыны импортны алмаштырган автомобильләрнең тулы модель рәте формалаштырылды», — диде республика Рәисе. Ул Татарстанның үзара файдалы хезмәттәшлеккә ачык булуын һәм республика предприятиеләре продукциясе башка төбәкләрнең күп кенә компанияләренә кызыклы булачагына ышаныч белдерде. Утырыш кысаларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм «РОСНАНО» ИК» ҖЧҖ арасында Татарстанда Россия компоненты базасын эшләүнең фәнни-тикшеренү үзәген төзү буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснано» идарәче компаниясе идарәче директоры Дмитирий Тарасов кул куйды. Үзәк Казанда «Идея» технопаркы базасында төзеләчәк. Ул автосәнәгать өчен эшләнмәләр эшләү һәм җитештерүгә кую белән шөгыльләнәчәк — кузовлы һәм йөрешле комплектлаучы детальләр, автотехника өчен көч электроникасы, шулай ук җиңел һәм йөк электромобильләре өчен тарту батареяләре. Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше — заманча сынау лабораториясе, шулай ук автосәнәгатьтә инженер-техник белгечләрнең компетенцияләрен үстерү үзәген булдыру.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү