Татарстанда яшәүчеләр бүген – 18.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькәчә уникаль астрономик күренеш – планеталар парадын күзәтә алачак.
* Шулай итеп, кичен күк йөзендә Кояш системасының җиде планетасы бер сызыкка тезеләчәк. Венера, Марс, Юпитер һәм Сатурнны болай да күреп булачак, ә инде Уран һәм Нептунны күзәтү өчен бинокль таләп ителәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat