Танышныкы татлырак. Халык үзебездә җитештерелгәнне күбрәк ашый

Россиялеләрнең 63 проценты үзебездә җитештерелгән азыктөлеккә өстенлек бирә. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы шуны ачыклаган. Ягъни бер үк бәядәге ике товарның берсен сайларга кирәк булса, сатып алучы чит илнеке урынына үзебезнекен хуп күрә, ди. Мондый күренешне «азыктөлек патриотизмы» дип атаганнар. Насыйп ризыкның «ватан»ы мөһимме? Үзебезнеке, димәк, сыйфатлымы? «ВТ» хәбәрчесе шуны ачыкларга тырышты.

 «Химиясезгә ихтыяҗ зур»

Арча районы Наласа авылы егете, үзмәшгуль Рамил Мөхетдинов ит ризыклары әзерләп сата. Мәсәлән, тавык итеннән рулет, тутырма, казылыклар, ат кабыргалары. Шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне бер алган кешеләр кибет киштәсендәге химиягә борылып та карамавы турындагы фикер белән әңгәмәдәшебез дә килешә. Моны ит ризыкларын аңардан алган кешеләр дә расларга мөмкин.

– Кеше хәзер табигый, химиясез дөрес продукциягә өстенлек бирә. Без җитештергән ит ризыклары да артык-портык «Е»лардан тормый, – ди Арча егете. – Чын, хәләл иттән әзерлибез. Әллә кайдан кайткан, кемнәндер алган ит түгел. Үзебезнекенә сорау бар. Кыйбатсынмыйлар. Якын-тирә районнарда мондый эш белән шөгыльләнүчеләр дә, аларның продукциясенә сорау да бар. Хәләл җитештерүгә, чисталыкка халык хәзер бик игътибарлы. Бик сөендерә торган күренеш инде бу! Үзебездә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ булу ничек куандырмасын?! Кешенең сатып аласы товарның нинди юллар аша үткәнен, ничек әзерләнгәнен беләсе килә. Этикеткага әллә нәрсә язмаслар. Анысы гына ышандырмаска мөмкин.

Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Гүзәлия һәм Ринат Шәфиевләр күпләп мал асрый. Уңган хуҗабикә, өстәвенә өч бала анасы булган Гүзәлия исә сөт ризыклары әзерләп сата. Корт, каймак, эремчек, сөт дисеңме. Аларның продукциясен бик яратып алалар.

– Кеше төрле була бит инде. Кемдер өй каймаган ярата, кемдер кибетнекен үз итә. Бездән алучылар бәяне кыйбатсынмый, бер алып караганнар кабат-кабат ала. Көчләп сатучы юк бит, – ди ул. – Ассортиментны арттырырга көч җитми әле (көлә). Кечкенә балабыз да бар бит.

Гүзәлия әйтүенчә, кибет киштәләренә куела торган азык-төлектән бөтенләй ваз кичеп булмый. «Кибетнеке булса да, алабыз инде, кибеткә бармыйча торып булмый, чөнки бөтен нәрсәне дә үзең җитештереп бетерә алмыйсың», – ди ул.

Кайда чыккан, шунда кирәк булган

«Үзебездә җитештерелгән!» Соңгы еллардагы вазгыять әнә шундый тамгалы продукцияне алга сөрергә мөмкинлек бирде. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җирле җитештерүчеләргә ышаныч саклана. «Үзебезнекен сайлыйм», – диючеләр буенча дөнья күләмендә күрсәткеч 60 процентны тәшкил итә. ВЦИОМга ышансаң, россиялеләр бу күрсәткечтән 3 процентка артыграк та әле.

ВЦИОМ белгечләре әйтүенчә, «азык-төлек патриотизмы» күбрәк өлкән буын кешеләренә хас. Чөнки бу категория кешеләрнең совет чорында ук чикле сайлау шартларында кулланучы гадәтләре формалашкан. Канга сеңгән гадәтне бер-ике елда гына бетереп булмый, билгеле. Ә менә муллык чорында туган һәм үскән «зумерлар», ягъни яшь буынга азык-төлекнең кайда җитештерелсә дә барыбер.

Аналитиклар тикшерүенә ышансаң, теге яисә бу товарны сатып алганда халык, әлбәттә, иң элек бәясенә һәм сыйфатына игътибар бирә. Әмма болар гына төп күрсәткеч түгел. Кулланучы сайлавына тагын заманага иярү дә, идеологик факторлар да тәэсир итә, ди. Әйтик, Россия базарында Белоруссия товарларының (мәсәлән, косметика), Дубай шоколадының популярлыгы шуның белән аңлатыла.

Җирле брендларга кызыксыну арту алга таба да дәвам итәчәк. «Платформа» тикшерүләр үзәге вәкиле Алексей Фирсов шулай ди.

– Федераль сәүдә челтәрләре бу тенденцияне исәпкә алырга тырыша, сатып алучының алар белән кызыксынуы өчен көндәшлек итә. Бу исә киштәләрдә җирле товарларны киңәйтүгә китерә, – дип белдергән ул. – Әмма монда кайбер кыенлыклар да бар. Тик җирле брендларның популярлыгы үсәчәк, бу базар факторларына да, иҗтимагый факторларга да бәйле.

 

СОРАШТЫРУ

Сезгә сатып алыначак товарның кайда җитештерелгән булуы мөһимме?

Ринат ГАЛИӘХМӘТОВ, блогер:

– Мин дә сораштыруда катнашкан 63 процент респондентларның берсе түгелме икән?! Берәр нәрсә ала калсам, иң элек, әлбәттә, куллану вакытын һәм кайда җитештерелгәнен карыйм. Бер үк төрле продукт булса да, җитештерелгән урыннарына карап, тәмнәре аерыла бит. Тәмлерәген аласы, ашыйсы килә, билгеле! Әйтик, ипи – Чаллыныкы, тәм-томнар – Арчаныкы, сыр Мамадышныкы дип карыйм, укыйм. Шулай күнеккән инде. Мондый гадәтне әти-әниләребез дә сеңдергәндер дип уйлыйм.

Булат МӘҮЛЕТОВ, Саба районындагы Түбән Шытсу авылы җирлеге башлыгы:

Әлбәттә, кайда җитештерелгәнлеген дип, гел укып торып булмый инде. Гадәттә, исеменә игътибар ителә. Көндәлек азык-төлек шулай алына. Ипи, сөт, камыр ризыклары, мәсәлән.

Рушан САЙРАНОВ, эшмәкәр:

– Сатып алынасы товарның кайда җитештерелгәненә игътибар бирәм, билгеле. Гомумән алганда, дөнья рейтингында иң сыйфатлы продукция Европа илләренә туры килә. Безнең республикада да шулай ук сыйфатлы продукция күп дип әйтергә була. Ит ризыкларын шәхси хуҗалыклардан алырга тырышам, үзебез дә үстерәбез инде, анысының сыйфатында шик юк. Яшелчә, җиләк-җимеш дигәннәре безнең илдә дә үсә, монысы белән проблема юктыр дип уйлыйм. Кибеттән ала торган продукциягә килсәк, мәсәлән, сыр, тәм-томнар, аларның инде иң элек составын өйрәнәм, җитештерүчесен карыйм. Минем өчен иң мөһиме – хәрам саналган кушылмалар булмау.

Светлана ЗАРИПОВА, декрет ялындагы әни:

– Бала өчен кирәк-яраклар, шул исәптән киемнәр, үзебез өчен даруларны мин чит илдән кайтарту яклы. Мисал өчен, Төркиядән. Ничектер шулай канга сеңгән инде, читтәгесе сыйфатлырак, ышанычлырак, сайлау мөмкинлеге дә зуррак кебек. Ә азык-төлеккә килгәндә, үзебездә җитештерелгән продукциядән дә зарланмыйм. Мин дә, ирем дә – шәһәр балалары. Авылда сыер, үгез, тавык асраучы туган-тумачаларыбыз да юк. Шуңа күрә кибеттәге үзебезнең продукция белән тукланырга туры килә инде. Казандагы агропаркны гына алыйк. Азык-төлек сыйфатсыз, димәс идем. Сыйфат булмаса, кеше йөрмәс иде анда. Атна саен бармасак та, барган шәпкә буш кул белән кайткан юк. Сөт ризыклары, май, ярымфабрикатларны да шуннан алырга тырышабыз.

Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ:

– Импортка бик ышанып бетмим. Күбрәк үзебездә җитештерелгән продукциягә кызыгам. Әйтик, Кукмарада чыккан азык-төлекнең экологик яктан чиста икәнен беләм. Мин хәзер сыр, май, сөт, итләрне хуҗалыклардан сатып алырга тырышам. Хәтта кайчак ипине дә. Баллы суларга кызыкмыйм, аның урынына тәмле үлән чәйләре эчәм.

 

САН

* Республикада ваклап сату күрсәткече (гыйнвар – декабрь, 2024 ел): 1611 млрд сум.

* Бер кеше ел дәвамында тоткан акча (уртача): 401 826,0 сум.

 

ҖИРЛЕ БРЕНДЛАР

«Тайника» (чәй, кайнатмалар)

«Коза-Дереза» (төрле продукция)

«Каусар» (ит деликатеслары)

«Зеленая ферма» (сөт ризыклары, ярымфабрикатлар һ.б.)

«Зия» (яшелчә, җиләк-җимеш)

«Витграсс» (бодай үсентеләреннән продукция)

Кама Тамагы сырлары

Кукмара лимонады

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү