“АвтоВАЗ” яңа модель – Lada Iskra машинасының эчке бизәлеше белән таныштырган. Аны бу яртыеллыкта җитештерә башлау күздә тотыла.
Компания машинаның техник характеристикасын һәм төгәл бәясен соңрак игълан итәчәген белдергән.
“АвтоВАЗ” президенты Соколов узган елның июнендә хәбәр иткәнчә, Lada Iskra 1-1,2 миллион сум чамасы торачак, әмма, базардагы вазгыятькә карап, бәясе үзгәрергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat