Ел ахырына кадәр төп ставканың күпмегә төшәчәген әйткәннәр

2025 ел азагына кадәр Үзәк Банкның төп ставкасы 21 проценттан 18-19 процентка кадәр төшәргә мөмкин. ВЭБ.РФ белгече Андрей Клепач “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Хәзер ул – 21 процент. Ел азагына кадәр 18-19 процент булыр дип уйлыйм”, –дип билгеләп үткән Клепач.

Шушы көннәрдә генә ВТБ идарәсе рәисе Дмитрий Пьянов исә Үзәк Банкның быел төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә саклап калачагын фаразлаган. Шул ук вакытта ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт күләме үсеше 2 проценттан артып китәчәк, ә инфляция 7-10 процент тәшкил итәчәк, дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: Үзәк Банк 14 февральдә төп ставканы 21 процент күләмендә калдырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү