Казанда яшәүче 47 яшьлек Ләйсән Мингалиева йөгереп йөргән җиреннән аяксыз кала. Бер-бер артлы алты операция кичерергә туры килә. Тик, кызганыч, табиблар бер аягын барыбер саклап кала алмый.
– Бөтенләй йөри алмый башлагач, хастаханәгә килеп эләктем. Ә аныңчы аякларым авыртып, гел туңгач, үзебезнең терапевтка йөрдем. Әмма ул да төгәл диагноз куя алмады. Башта неврологка җибәрде, аннары травматологка. Шулай итеп 3 ай вакытымны югалттым. Ә хастаханәдәге табиб, өч көн алдан килгән булсаң да, ярдәм итә ала идек, диде. Хәзер үкенүдән файда юк. Исән калуыма сөенәм, – ди Ләйсән.
Шикәр авыруы белән җәфалануына да ун елдан артык икән инде. Башта дару белән генә дәваланса, дүртенче сабыена авырлы икәнен белгәч, табиблар уколсыз булмый дигәннәр. Ләйсән хәзер инсулинсыз яши алмый.
– Олы улым Булатка – 26, Азатка – 25, Айдарга 16 яшь инде. Бөтен эшемдә алар булыша. Әти-әнием, ирем терәк. 45 яшемдә карынымда тагын бер бала барлыгын белдем. Аны төшертергә йөрәгем кушмады. Тәвәккәлләдем дә 46 яшемдә әни булдым. Кечкенә балама бер генә яшь әле. Шушы сабыйларым хакына яшәүне сайладым инде. Табиблар биш операция ясап, тромбларымны чүпләделәр. Ул вакытта бер наркоздан айнып бетә алмыйм, икенчесен ясадылар. Көчле уколлар кадап кына тордылар. Ничекләр күтәрә алдым икән, дим. Гомерем бетмәгән булган инде, – ди ул.
Алтынчы операциягә ике аяк белән кереп, берсен калдырып чыгу авыр була аңа. Әле ярый янында әнисе, туганнары була.
– Авыр чакта хәлемне җиңеләйтергә тырышкан һәр кешегә рәхмәт. Унар ел күрешмәгән туганнарым килде. Туйга килерләр ул, ә менә башыңа кайгы төшкәч, хәл белүче сирәк бит ул. Минеке киресенчә булды. Безнең гаиләгә килгән сынау бөтенебезне берләштерде. Абыемның хатыны Эльвира әле дә янымда. Без аның белән бертуганнар кебек булдык. Атна саен өйгә килеп мине юындыра. Үзем дә коляскада дип тормыйм, нидер эшләргә тырышам.
Гаиләдәге кечкенә Әмин барысын да бәхетле итәргә тырыша. Аңа карап моңайган йөзләр елмая, мәшәкатьләр онытыла. Тормыш шул сабый тирәсендә әйләнә. Абыйлары да энеләрен хәстәрли, әнисенә дә яшәү көче бирә ул. Ләйсәннең исә йөрисе килә, протез алырга хыяллана.
– Бер аяксыз калуыма ике ай булды. Тизрәк протез киеп булса да, йөрисем килә. Миңа туры килә торган, заманча протез таптык инде. Тик ул бик кыйммәт, бәясе 4,5 миллион сум тора. Шулай да күңелне төшермибез, ничек тә акча җыймакчы булабыз. Башта үлчәмне алалар, аннары 6 ай көтәсе. Бәлки, шул арада акча җыя алырбыз, – ди Ләйсән. – Язмышыма шулай язылган булгандыр инде. Гомеремдә дә мондый хәл булыр дип уйламаган идем. Әмма күрәчәкне күрмичә, үлеп булмый, диләр бит. Үксеп елаган чакларым да күп. Күңел гел кителергә генә тора инде. Балалар хакына яшәргә кирәк, дим дә, бар көчемне бер учка җыям. Бик тә яшисем килә. Элеккечә җир җимертеп, җиргә басып, атлап яшисем килә.
Ләйсән Мингалимовага ярдәм итәргә теләүчеләр аның Саклык банкына акча күчерә ала. Карта 89172203193 телефон номерына беркетелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat