Мошенник корбаны булмыйм дисәң, иң беренче чиратта үзеңә уяу булырга кала!

Узган ел Татарстанда заманча технологияләр ярдәмендә җинаять кылган мошенникларның 15,4 процентының гына эзенә төшкәннәр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Рафаэль Мусаев моның берничә сәбәбен атый. Бердән мошенникларның күбесе чит илдә торып эш итә. Хокук саклау тармагындагы кадрлар кытлыгының да йогынтысы юк түгел. Мошенник корбаны булмыйм дисәң, иң беренче чиратта үзеңә уяу булырга кала, кыскасы.

– Узган ел Татарстанда заманча технологияләр ярдәмендә 32073 җинаять кылынган. Бу – 2023 елдагыдан 20,8 процентка күбрәк.

– Татарстанда яшәүчеләр мошенниклар аркасында көненә 10–20 миллион сум акчасыннан колак кага. Казанда бер кешенең 15 миллион сум (!) акчасын урлаганнар.

Ә сезне алдаганнары бармы?

Рүзилә Закирова, кондитер (Казан):

– Моннан дүрт ел элек мошенниклар минем исемгә 823 000 мең сум кредит рәсмиләштерде. 5 ел буе ай саен 20 400 сум кредит түләргә тиеш булып чыктым. Ул чакта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ике баламны ялгыз үстерәм: кая барырга, кемнән ярдәм сорарга белмәдем. Иң ачуны китергәне – аларга минем исемгә кредит алырга үзем үк ярдәм иттем. Башта үзен банкның финанс мониторингы бүлеге башлыгы дип таныштырган бер ир-ат шалтыратты. Кемдер минем исемгә кредит алырга җыена, ди бу. Башымны катырмагыз, дип телефонны куярга гына җыенган идем, «Ышанмасагыз, онлайн банк кушымтасына кереп карагыз», – диде. Кереп карадым. Анда, дөрестән дә, «вам одобрен кредит» дигән язу тора. Котым очты. Бер-ике минуттан янә теге ир-ат шалтыратты. Бу юлы инде икенче номердан. Сорау арты сорау яудырырга тотынды.

Аннары үзен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дип таныштырып, тагын бер ир-ат шалтыратты. Номерын интернетка кертеп карагач, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «кайнар элемтә» номеры булып чыкты бу. Шуннан тынычланып киттем, болар кушканны эшләп кенә тордым. Биш сәгать маташтык. «Белгеч» егет банктан кредит ябылу турында смс-хәбәр килгәнче онлайн банкка кермичә торырга кушты. «Анда хәзер операция бара, юкса барысын да бозасыз», – диде ул. Соңрак ул «Ватсап»ка кредит ябылу турында белешмә җибәрде. Әмма күңелдә шик калды. Кич белән теге «банк хезмәткәре» шалтыраткан номерны кабат җыйдым. Әмма трубканы алучы булмады. Шуннан банкка шалтыраттым. Алар минем исемгә, дөрестән дә, кредит рәсмиләштерелгән икәнне һәм аның бер тиене дә капланмаганны әйтте. «Бу – мошенниклар эше», – диделәр. Өнсез калдым. Эчке эшләр министрлыгы номерын җыйган идем, «Сезгә бездән беркем шалтырата алмый. Без халыктан мөрәҗәгатьләр генә кабул итә алабыз», – диделәр. Төп башына утыруымны шунда гына аңладым.

Дилбәр Фәиз, «Болгар» радиосы алып баручысы:

– Узган елның маенда бер көнне телефонга бертуктамый шалтырата, хәбәр яза башладылар. Таныш булмаган номерларны алмыйм. Радиода бергә эшләгән егетебез,  аннары киявем минем телефонның «ватылган» булуын әйттеләр. Иң кызыгы: минем исемнән акча сораган СМСны татар телендә язганнар. «Уңайсызланам инде» дигән сүзе, «ң», «ә» хәрефләренә кадәр бар. Полициягә гариза язарга баргач, мошенникларның моңа кадәр татарча язганнары юк иде әле, диделәр. Шул ягы белән аеруча шаккатыргыч булды ул. Минем белән аралашам дип, мошенник белән язышучылар күп булган. Шөкер, акча күчерергә өлгермәгәннәр. Мошенник минем исемнән 50 мең сум акча сорап ялгышкан, мескенем. Ә бит 5 мең сум яки аннан да азрак суммада акча сораган булса, алданып, акча күчерүчеләр күп булыр иде. Бу вакыйгадан соң тагын бер нәрсәне аңладым: мошенниклар сине күпме генә, ничек кенә алдаса да, аны беркем дә эзләмәячәк икән. Хәзер чит-ят номерларны бөтенләй алмыйм. Кирәк кеше смс яза ул. Беркемгә дә ышанырга ярамый.

Әлфия Сәлахова, пешекче (Яңа Чишмә районының Зирекле авылы):

– Ул мошенниклар турында көн дә укып, ишетеп, өннәр алынып бетте инде. Хәзер телефонга таныш түгел номердан шалтыратсалар, бөтенләй алмый. Тынычлыгым кадерле. Бәхеткә, үземнең дә, якыннарым арасында да мошенниклар тарафыннан алданучылар юк. Аллам сакласын инде.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү