Миңнеханов Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр түләү турында Указга кул куйды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр түләү турында Указга кул куйды.

Шулай итеп, сугыш инвалидларына һәм ветераннарга апрель-май айларында 50шәр мең сум түләнәчәк. Концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары да түләү алачак.
Бөек Ватан сугышында, Фин сугышында һәм Япония белән сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарына (ирләренә), шулай ук Бөек Ватаны сугышы инвалидларының һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына (ирләренә) 10ар мең сум биреләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү