Безнең батырлар. Апас егете Рамил Ибәтуллинга Россия Герое исеме бирелде

Татарстанда туып үскән тагын бер егеткә Россия Герое исеме бирелде. Россия Президенты Указы белән бу дәрәҗәгә генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллин лаек булды. Хәбәрчебез Апас районындагы Багыш авылына барып, батыр егет үстергән Рәхмәтулла абый белән Миңзилә апаның хәлен белеште.

«Чөгендер үзәгенә үткән, күрәсең»

Апас районының иң почмагында урнашкан кечкенә бер авылда гади генә гаиләдә туып үскән ир-егет ул Рамил Ибәтуллин. Аның Россия Герое исемен алуы – туганнары, якташлары, бөтен Татарстан өчен зур горурлык. Ә менә әтисе Рәхмәтулла абый белән Миңзилә апаның үз фәлсәфәсе. «Без этәргеч биргәнбездер инде, ләкин барысы да Аллаһы Тәгаләдән», – ди алар уллары турында. Балалар турында сөйләгәндә күзләре ялкынланып китсә дә, артыгын әйтмиләр. Тыйнаклыклары йөзләренә язылган. Үзебезнең авыл кешеләре.

– Улыбыз белән, әлбәттә, горурланам. Шулай да күңел мактанырга кушмый. Олы дәрәҗә  җаваплылык та өсти бит әле ул. Шул исемне аклап, безнең йөзгә кызыллык китерми яшәсен. Бу исемне Аллаһы Тәгалә бүләге дип кабул иттек, – ди гаилә башлыгы.

Миңзилә апа һәм Рәхмәтулла абый Ибәтуллиннар моннан 50 ел элек кавышып, биш балага гомер бүләк иткәннәр. Үзләре үрнәк күрсәтеп, тырыш, акыллы, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр балаларын. Рамил Ибәтуллин – бу гаиләдә өлкән бала.

– Кечкенәдән тыныч, максатчан бала булды. Сеңел-энеләре дә аның үрнәгендә үсте. Бик яхшы укыды, гел «5ле»ләр алып кайта иде. Спортка тартылды. Туганнарын тезеп куеп хәрби уеннар уйнатты. Беренче бала булгач, бөтен эш тә аңа эләкте. Әтисе эштән кайтып кермәде. Йорт тирәсендәге мәшәкать балалар өстендә булды. Чөгендер эшләгән вакытларын хәзер дә еш искә ала әле. Үзәгенә үтеп калган, күрәсең, – ди Миңзилә апа.

«Гади булып калды»

Рамил Ибәтуллин 1994 елда Чирмешән мәктәбен тәмамлый. Аннан хәрби юлны сайлый. Казан югары хәрби танк команда училищесын кызыл дипломга тәмамлый. Фрунзе исемендәге гомуми Хәрби академиядә һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы академиясендә белем ала.

– Хезмәтен Оренбург өлкәсендә башлады. Төрле җирләрдә эшләде, күпне күрде. Гади генә дәрәҗәдән үз тырышлыгы белән күтәрелде. Ләкин, ничә яшьтә булса да, нинди генә дәрәҗәләр һәм вазыйфалар биләсә дә, иң беренче чиратта безнең өчен бала ул. Төнлә уянып китсәм дә, иртән аякка бассам да, балаларыма изге теләктә һәм догада яшим. Өсләрендә – зур җаваплылык. Дөньяларыбыз тынычлансын да газизләребез исән-сау булсын. Бала – бәгырь ите, диләр. Менә бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта бит. Балаларымның да һәркайсы – йөрәк түремдә, – ди Миңзилә апа аналарча сабырлык белән.

Сүзгә Рәхмәтулла абый кушыла:

– Балаларыбыз «әти-әни» дип өзелеп тора. Хөрмәт, кайгырту тоеп яшибез. Рамилебез таләпчән булса да, ул бик гади. Өйгә дә кырдан эшләп кайткан кеше кебек кайтып керә. Беркайчан да, мин шундый эштә эшлим, дип масайганы юк. Ял итәргә барам, дими, ашкынып авылга кайта. Әнисе пешергән өчпочмак, пилмәннәрне мактый-мактый ашый. Хәрби юлга басты, хыялын тормышка ашырды. Инде киләчәге дә якты булсын, – ди ул.

«Авылны онытмыйлар»

Ибәтуллиннар уллары Россия Герое исеме алган көннән бирле бик күп котлаулар кабул иткән. Туганнары, якыннары, авылдашлары, белгән һәм бер белмәгән кешеләр дә аларның шатлыгын уртаклаша. Әти-әнигә рәхмәт сүзләре дә күп әйтелә.

– Әле бүләкләнгәндә Мәскәүгә кайтты. Видеоэлемтә аша сөйләштек. Мәктәп елларын да искә алдык. Горурланабыз да, яратабыз да, – ди Миңзилә апа.

Авылда Ибәтуллиннар гаиләсен үрнәк итеп куялар. Кызлары Резедә, уллары Рөстәм, Камил һәрчак кайтып йөри, булыша, үз тырышлыклары белән көн күрә. Бар да гаилә һәм әти-әни җанлы алар. Кызганыч, гаилә бала хәсрәтен дә кичергән. Яшьлек хыяллары белән янып йөргән бер уллары фаҗигале төстә бакыйлыкка күчә. Бу вакыйга өлкәннәрнең йөрәгендә тирән яра калдырган. Бүген оныклар сөеп, киленнәрен үз кызлары кебек якын итеп, матур гына гомер кичерәләр. Хәрби улларының тормыш иптәше Зөлфия һәм балалары да гел кайтып йөри.

– Миңзилә апа һәм Рәхмәтулла абый янында бик рәхәт. Тыныч гаиләдә, тыйнак мохиттә үскән балалар нинди булсын инде?! Рамил дә бар кеше белән аралаша, шундый гади, итагатьле ул. Нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади авыл улы, безнең Рамилебез булып калды. Башка балалары да авылга булышып яши, – ди клуб мөдире Сания апа Вафина.

Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә хөрмәте дә зур, рәхмәт әйтешеп утыралар. Менә шушы аңлашу аларны тулы гаилә бәхетенә алып килгән. Рәхмәтулла абый озак еллар ындыр табагы мөдире, тегермәнче булып хезмәт итә. Гомере буе гаиләсе өчен янып-көеп, тату тормышның кадерен белеп яшәүче агай ул. Миңзилә апа колхозда эшли, күп еллар сыер сава. Гаилә учагының җылысын саклап, күңел матурлыгын барысына да җиткереп яши.

– Хәзерге көнгәчә әти-әниле булып яшәү – чиксез бәхет. Нинди генә авыр заманнар булмасын, алар безне кеше итү өчен көчләрен кызганмадылар. Хәзер дә безне кайгыртып торалар, кешеләргә әйбәт булыгыз, дип киңәшләрен бирәләр, – ди кызлары Резедә.

Рәхмәтулла абый һәм Миңзилә апа икесе дә дин юлында. Көннәре изге дога белән үтә. Әти-әни догасы һәм фатыйхасы, рәхмәте балаларның да юлларын уң итә.

Айрат Җиһаншин, Апас районы башлыгы:

– Гуманитар ярдәм күрсәтү нияте белән махсус хәрби операция зонасына еш барырга тырышабыз. Якташыбыз генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллин командалык иткән армия белән дә элемтәләребез яхшы. Кулдан килгәнчә булышабыз. Аның белән әле күптән түгел генә очраштык. Һәр очрашуыбызда Татарстан Рәисенә, республика җитәкчелегенә, Апас районына, якташларыбызга рәхмәт әйтә, сәламнәрен җиткерә. Ул Татарстаннан, татар егете булуы белән һәрвакыт горурлана. Без дә аның махсус хәрби операциядәге уңышлары, җиңүләре белән горурланып тордык. Рамил Ибәтуллин – Россия Герое исеменә лаек кеше. Безнең аша бик күп кешеләр аңа котлау сүзләрен җиткерде. Якташыбыз – Ватаныбыз өчен барысына да әзер кеше. Җиңәчәгебезгә тамчы да шикләнми. Яшьләрне әнә шундый Геройлар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк.

Рамил Ибәтуллин Үзәк хәрби округның 2 нче гвардия гомуми гаскәр армиясе белән командалык итә. Әлегә кадәр Батырлык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале, Суворов медале, шулай ук Россия Федерациясе Оборона министрлыгы бүләкләренә лаек булды. Генерал-лейтенант дәрәҗәсе аңа узган елның декабрендә бирелде.

 

СВОда Россия Герое исемен алган Татарстан егетләре

Әлкидән – Раил Габдрахманов, Питрәчтән – Иван Додосов, Казаннан – Рәсим Баксиков, Иван Жарский, Александр Лапин, Айнур Сафиуллин, Дамир Гыйлемханов һәм Алексей Копунов, Мамадыштан – Олег Сорокин, Чаллыдан – Станислав Большаков, Лениногорскидан – Дамир Исламов, Тәтештән – Михаил Марцев һәм Андрей Соколовский, Кайбычтан – Владимир Козин, Апастан – Рамил Ибәтуллин.

 

 

Ләйлә Шиһабиева

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү