Беркөнне дуслар белән кушаматлар турында сөйләшеп утырдык. «Эш югында эш тапкан»нан гына түгел иде бу сөйләшү. Кушаматның кеше язмышында, алай гына да түгел, тарихта нинди роль уйнаганын чамалыйбыз. Кушамат тагуда халыкның зирәклеге дә чагыла, бер сүз белән кеше турында әйтеп биреп кара әле син!
Беребездән-беребез уздырып, үз авылларындагы кушаматларны саный, кушамат йөрткән кешенең ниндирәк икәнен сурәтли, кайбер кушаматларның теге яки бу нәселгә ни өчен бирелгәнен аңлатырга тотындык. Тотынуын тотындык, әмма бөтен кушаматларның ничек килеп чыгуын әйтә алмадык. Мәсәлән, «пытымыр» дигән кушаматның тиктормас кешегә кагылганын чамаларга була. «Пытымыр Мәхмүзә» безнең авылда да бар иде, дөресрәге, булган ул. Берәребез кыбырсый башласа, әнинең: «Тик кенә утыр әле, Пытымыр Мәхмүзәсе булма!» – дип әйтүе гадәти хәл иде.
Студент чаклар искә төште әле. Безгә диалектология, ономастика буенча дәресләрне Гомәр ага Саттаров алып барды. Гомәр абый безне экспедицияләргә алып чыккалый иде. Максатыбыз – төрле атамаларны, кеше исем-фамилияләрен, кушаматларны, хәтта ат-сыер кушаматларын җыеп барлап кайту. Дөресен генә әйткәндә, без моны җитди эшкә санамадык. Буа районына баргач, Гомәр ага сабакташым Рифкать Муллин белән икебезгә колхоз кәнүшниенә барып, ат кушаматларын язып кайтырга кушты. Арабызда малай чактан колхозның ат көтүен көткән Камил исемле егет бар иде. «Нигә кәнүшнигә барып торырга, әйдәгез, бер кызыл алыйк та су буена төшеп утырыйк. Мин ат кушаматларын әйтә торырмын, сез яза торырсыз», – диде бу. Шулай иттек тә. Гомәр абыйга зур исемлек тапшырдык, безне мактады да әле. Әлбәттә, аны – профессор хәтле профессорны алдау бик оят иде. Түздек инде. Алай гына да түгел, соңрак Гомәр аганың экспедициядә җыелган мәгълүматларга таянып фәнни хезмәтләр язуын белгәч, оятыбыз юкка чыкты, ономастика фәнен үстерүгә өлеш кертә алуыбызга шатландык та әле.
Моны кушаматлар турында кызып-кызып сөйләгән дусларыма да әйттем. Шунда берсе: «Шул хәтле гыйлемең булгач, аңлат әле, менә безнең нәсел «Әҗәл» кушаматлы, аны каян килеп чыккан дип уйлыйсың?» – диде.
– Әҗәл дигәч, Равил Шәрәфи күз алдына килә, – дип сүзгә нокта куймакчы идем дә, бу кушамат мине бик кызыксындырды. Әле җитмәсә, дус кеше бу кушамат белән горурланып та яши икән. Ни өчен? Әйтүенчә, аның ерак бабасы шактый хәлле кеше булган. Берзаман алар авылында йогышлы авыру тарала, зәхмәттән авыл кешеләре кырыла гына. Мәетләрне җирләп өлгерә алмыйлар. Кайбер гаиләләрдә аларны күмәрлек хәлдәге кеше дә калмый. Шушы дустымның бабасы берничә туганын ияртеп өйдән-өйгә йөреп, әҗәл якасыннан алган авылдашларын барлый, мәет җыя, аларны җирли башлый. Алар куркыныч зәхмәтнең тагын да таралуына чик куя булып чыга инде. Ә нәселгә «Әҗәл» дигән кушамат тагылып кала. «Кушаматыгыз барыбер матур яңгырамый инде», – дим дустыма.
– Миңа аның матур яңгыравы кирәк түгел. Беренчедән, бабаларым изге эш башкарган. Икенчедән, бу кушамат – тарихта булган хәлләрнең бер шаһиты, – диде ул.
Әлбәттә, «Без әҗәлнекеләр!» – дип күкрәк сугып йөрми дустым. Әмма кушамат тарихын җае килгән саен сөйләп, горурланып яши.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat