Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Түбән Кама районында эш сәфәрендә, анда район Советының хисап сессиясендә катнаша. Сәфәр кысаларында парламент башлыгы «Түбән Кама Нефтехим» да (СИБУРга керә) булды, ЭП-600 олефин комплексы территориясен карады, яңа операторлар бүлмәсендә һәм предприятие хезмәткәрләре өчен төзелгән яңартылган санитар-көнкүреш комплексында булды, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта яңа ЭП-600 олефин комплексында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Бу – Татарстанда Советлар Союзы чорыннан соң корылган иң эре нефть-газ химиясе проекты. Объект заманча синтетик материаллар белән үз-үзен тәэмин итүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм төзелеш, медицина, транспорт, төргәкләү һәм башка өлкәләрдә продукцияне импортны алмаштыру өчен потенциал тудырачак. Проект куәтенә чыгу 2025 ел ахырында планлаштырыла.
«Мин республиканың иң эре нефть химиясе предприятиесендә барган зур үзгәрешләрдән бик тәэсирләндем, бу революцион алымнар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. – Яңа производстволар ачыла, югары квалификацияле белгечләр җәлеп ителә. Республика нефть химиклары Россия нефть химиклары авангардында булды һәм алар шулай калачаклар дип ышанам».
Гамәлгә кертелә торган производствоның үзенчәлеге турында Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов сөйләде. «Республикада мондый проектлар инде дистәләгән еллар дәвамында гамәлгә ашырылмады, – дип билгеләп үтте Марат Фәләхов. – Һәм бу проектның үзенчәлеге шунда, ул гамәлгә ашырыла торган алшартлар гади түгел, кырыс. Төп җиһазлар белән тәэмин итүчеләр, белгечләр бездән йөз чөергән мизгелдә без аны бүгенге көндә төзеп бетердек кенә түгел, инде җибәрү-көйләү эшләрен дә башкарабыз, беренче тонна продукцияне алдык».
«Шунысы игътибарга лаек, «Түбән Кама Нефтехим»да барган үзгәрешләр, беренче чиратта, кешеләр өчен шартлар тудыру белән бәйле. Бу сәламәтлек үзәкләре, туклану пунктлары, көнкүреш биналары, гомумән алганда, кешеләр бу шәһәрдә үзләрен тыныч һәм уңайлы хис итсен өчен тудырылган шартлар», – дип билгеләп үтте Татарстаннан сайланган РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.
Визит барышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Гексен төзелеш мәйданчыгында һәм хезмәткәрләр өчен санитар-көнкүреш корпусында булды.
Ок
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat