Фәрит Мөхәммәтшин: «Түбән Кама республикабыз үсешенә зур өлеш кертә»

Түбән Кама муниципаль районы Советының хисапсессиясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бүген Халык иҗаты йортында узган утырышта районның 2024 елгысоциаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, шулайук 2025 елга бурычлар билгеләнде.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы РамилМуллин 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча район үсештә уңай динамика күрсәткән. Тулай территориаль продукт күләме 464 млрд сум тәшкил иткән, ә җибәрелгән товарларның гомуми күләме — 884 млрд сум. Ел йомгаклары буенча 69 мең кв.м. торак файдаланугатапшырылган, бу планлаштырылганкүрсәткечләрдән 16% ка артык, ә шәһәрдә газлаштыру дәрәҗәсе 99,4% ка җиткән (авылҗирендә – 99,1%). Рамил Муллин әйтүенчә, бу республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Нефть химиясе сәнәгате турында сөйләгәндә, Рамил Муллин Татарстанда чыгарыла торган нефтьнең 80% Түбән Камада эшкәртелүен әйтте. Эшкәртү 99% тәшкил итә.

«Нижнекамскнефтехим» гексен производствосын эшләтеп җибәрергә әзерләнә, аның аналоглары, Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, Россиядә юк. KAMA TYRES шин комплексы Россиядә шиннар җитештерүнең гомуми күләмендә зур өлешне алып тора – 35%. Бу илдә һәр өченче шин Түбән Камада эшләнгән дигәнне аңлата.

Эшнең өстенлекле юнәлешләре арасында район башлыгы урта һәм кече бизнесны, шул исәптән сәнәгать паркларын үстерүне атады, алар районда 8. Игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 3,9 млрд сум тәшкил итә. Моннан тыш, 1,5 мең яңа эш урыны булдырылган. «ТЭМПО» компаниясенең логистик хаб төзү буенча масштаблы проекты Түбән Кама икътисадына яңа, көчле импульс бирәчәк. Ул Россиядә 120 мең тоннага кадәр металл продукциясен сыйдыра алырлык иң эре металл саклау үзәге булачак, дип сөйләде Рамил Муллин. Якын киләчәктә Түбән Кама аша Уралдан көньякка, Кара диңгез һәм Каспий аша Иранга, Азәрбәйҗанга һәм Төркиягә баручы продукция өчен стратегик мөһим маршрут узачак. Бу амбициоз проектка инвестицияләр күләме 17 млрд сумга бәяләнә».

Авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә күчеп, район башлыгы, һава шартлары катлаулы булуга карамастан, узган елны, кукурузны да исәпкә алып, 58 мең тонна ашлык күрсәткечләре белән тәмамладык, дип белдерде. Тулай продукция күләме 4 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Түбән Кама районы 1 сыердан сөт саву буенча 22 нче урында һәм кече хуҗалыклар рейтингында 13 нче урында тора. «Бу безнең мөмкинлекләребезнең чиге түгел, безнең алга таба үсеш өчен барлык ресурсларыбыз да бар. Без бу юнәлештә республикадан һәм федераль программалардан субсидияләр һәм грантлар рәвешендә сизелерлек ярдәм алабыз. Һәр сум нәтиҗәле файдаланылырга тиеш», дип басым ясады Рамил Муллин район активына мөрәҗәгать итеп.

Рамил Муллин кадрлар мәсьәләләренә аерым тукталды. Түбән Камага сәнәгать һәм социаль өлкәгә 5 меңнән дә ким булмаган югары квалификацияле белгеч кирәк.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин түбәнкамалыларның республика икътисадына зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Социаль-икътисади үсеш рейтингында район сизелерлек динамика күрсәткән һәм 11 нче урынны алган, берьюлы 14 позиция өстәлгән. «Сез үзегезнең хезмәтчәннәрегезгә һәм ветераннарыгызга карата ярату һәм кайгырту белән карыйсыз. Бүген аларга бүләкләр тапшыру күңелле булды. Биредә бик тырыш һәм сәләтле халык эшли. Һәм без бу хакта һәрвакытәйтеп киләбез, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстанның иң эре индустриаль үзәге булган Түбән Кама республикабыз үсешенә зур өлеш кертә».

2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында үзләрендәҗитештерелгән җибәрелгән товарлар күләме 884,5 млрд сум тәшкил иткән, бу республика буенча 2 нче урында, сәнәгать җитештерүе индексы – 102,4% (26 нчы урында, ТР буенча – 105%).

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук районның республика «икмәге»нә керткән өлешен билгеләп үтте, узган ел ул 53,2 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар (2023 елга карата 105%) тәшкил иткән, уртача уңдырышлылык – 27,8 ц/га (ТР – 29,0).

Парламент җитәкчесе җирлек башлыкларын җир контроле өлкәсендә эшне көчәйтергә чакырды. «Тәртип урнаштырыгыз, бу бит сезнең мөмкинлекләр, үсеш нокталары. Башка районнарда җирнең бер квадрат кисәге өчен көрәш бара, ә сезнең җирегез хуҗасыз. Коллегалар, якындагы очрашуларның берсендә, белгечләр белән узган утырышларда бу мәсьәләне анализлагыз», — дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин терлекләрнең баш санын арттыру кирәклегенә аерым игътибар бирде. Районда эре мөгезле терлекләр саны 513 башка кимегән. Сөт җитештерүдә дә тискәре динамикакүзәтелә.

Аерым социаль-икътисадый күрсәткечләр үсүгә карамастан, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, районда үсеш резервлары бар.

«Сезнең резервларны карагыз, – дип мөрәҗәгать итте активка республика башлыгы, шундый хезмәт сөючән халык белән, республика җитәкчелеге куйган барлык бурычлар да хәл ителер дип уйлыйм.

Утырыш нәтиҗәләре буенча журналистлар белән аралашып, Фәрит Мөхәммәтшин, гомумән алганда, түбәнкамалылар елны уңышлы тәмамлады дип белдерде. «Бүгенге утырыштан соң тагын бер мәртәбә мәсьәләләр, мөмкин булган үсеш нокталары анализланыр, диде ул, – һәм Түбән Кама районы, һәрвакыттагыча, республикабызның сәнәгать территорияләре арасында индустриаль авангардта булыр дип ышанам».

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү