«Безнең геройларыбызга» акциясе масштаблы проектка әйләнде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлап җибәргән «Безнең геройларыбызга» акциясе масштаблы проектка әйләнде. Бер меңнән артык яңа өйләнешкән пар, бергә тормыш итүләренең матур датасын билгеләп узучы юбилярлар, Россия Федерациясе паспортын алган яшь егет-кызлар, «Гаилә мәктәбе» дәресләрендә катнашкан мәктәп укучылары бик теләп һәм ихлас йөрәктән әлеге акциягә кушылды.

Алар Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан СВО да катнашучы, бүгенге көндә фронтта булганбатыр сугышчыларыбызга хат-открыткалар язып, тугъры һәм кыю булулары өчен рәхмәтсүзләрен ирештерде. «Бүгенге көндә безнең әтиләр, абый-энеләр, уллар тынычлык һәм киләчәк өчен яу кырында көрәшә», — дип белдергән иде ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова әлеге акцияне башлап җибәргәндә. Акция бүгенге көндә Ватанны, гаиләләрен, якыннарын һәм туганнарын саклап фронтта ил сагында торган сугышчыларыбызга зур рәхмәт хисләрен җиткерү чарасы да ул. Аның максаты — СВО сугышчыларына рухи яктан теләктәшлек белдерү. Оештыручылар хәбәр итүенчә, акция республика кешеләренең йөрәкләрендә яңгыраш табып, игелекле проектка әйләнде. Катнашучылар хат-открытка язу белән беррәттән сугышчыларыбыз өчен гуманитар ярдәм дә алып килә башлады.

ЗАГС та узгантантаналы чарадан соң яшь парлар туй күлмәкләреннән гуманитар ярдәм җыю үзәкләренә барып, волонтерлар һәм ялга кайткан сугышчылар белән күрештеләр.Һәм бүгенге көндә дә әлеге эш тукталмыйча дәвам итә. Шулай ук өйләнешкән көндә мәңгелек ут һәм яу кырында һәлак булган батыр сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салу традициясенә дә тугъры кала яшьләр. Халыкның изгелеккә, җиңүгә ышанычын күрсәтә әлеге чаралар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү