Татарстанда ит, балык һәм кайбер яшелчәләр кыйммәтләнгән

Татарстанда бер атна эчендә дуңгыз, сарык, казылык һәм ит консервларына бәяләр күтәрелгән. Тиешле мәгълүматларны Татарстанстат бирде. Шулай ук 17-24 февраль көннәрендә балыкка бәяләр арткан.

Моннан тыш, яшелчә продукциясе арасында чөгендер, кишер һәм бәрәңге, ә җиләк-җимеш арасында бананнарга бәя арткан. Шулай ук сыр, ак май, маргарин, балалар туклануы өчен коры сөт катнашмалары, җиләк-җимеш консервалары да кыйммәтләнгән.

Карабодайга һәм вермишельга бәя күтәрелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү