Сәясәтче, автоузышчы, якташ: Рөстәм Миңнехановның тормышын чагылдырган 8 фото

Сәясәтче, автоузышчы, якташ: Рөстәм Миңнехановның туган көнендә тормышының төрле вакытларын чагылдырган фотосурәтләрне тәкъдим итәбез.

 

1

 

1. Бу фотографияне, мөгаен, легендар дип атарга мөмкин. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте фотографы Михаил Козловский өч президент – Владимир Путин, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев очрашкан мизгелне тотып алган. Россия лидерының Казанга 2012 елдагы сәфәре бу. Путин Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнехановның Татарстан, Россия үсешенә керткән өлешен югары бәяләвен берничә мәртәбә кабатлады. Кадр бик җылы һәм символик килеп чыккан.

 

2

 

2 .Рөстәм Миңнеханов узыш алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасы спорт йөк машинасында. Республика Рәисе ралли алдыннан сынап карау полигонында күп тапкыр руль артына утырды. Рәис автоспорт белән мавыга һәм уңышлары да шактый. Ул халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган спорт мастеры исемнәрен йөртә.

 

3

 

3. Узган ел ахырында Татарстан Рәисе һәм Мәрҗани исемендәге Казанның 12 нче мәктәбе укучысы арасында очрашу мизгеле. Рөстәм Миңнеханов белем йорты оешуга 25 ел уңаеннан әлеге мәктәп тормышы, андагы шартлар белән танышты. Күрәсең, башлангыч сыйныф укучыларының берсе моңа аеруча сөенгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рөстәм Миңнеханов мөмкинлеге булганда, балалар белән рәхәтләнеп аралашырга, фотога төшәргә ярата. Әлеге кадр шуларның берсе генә.

 

4

 

 

4.  2018 елның мае. «Казан марафоны». Рөстәм Миңнеханов өч чакрым арага йөгереп, үз мисалында Казанның спорт башкаласы булуын исбатлый. Автоспорт белән мавыгудан тыш, Рөстәм Миңнеханов башка спорт чараларында да катнаша. Алар арасында «Казан марафоны» аерым урын алып тора. Әлеге масштаблы йөгерү ел саен Россия төбәкләреннән меңләгән катнашучыларны, тамашачыларны җыя. Рөстәм Миңнеханов марафонны оештыруга да актив ярдәм күрсәтә.

 

5

 

5.  Казан БРИКС саммиты, кунаклар белән очрашу, 2024 ел. Саммит Россия генә түгел, бөтен дөнья өчен зур вакыйга булды. Эре үсеш алган икътисад лидерлары очрашуы глобаль мәсьәләләрне хәл итүдә диалогның һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Рөстәм Миңнехановка җаваплы дипломатик миссия башкарырга – югары кунакларны кабул итәргә туры килде. Нәкъ менә шушы вакыйга кысасында истә калырлык «дипломатия чәкчәк» термины барлыкка килде. Традицион ризык кунакларны кабул итү символы гына түгел, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итүче «йомшак көч» инструменты да булды.

 

6

 

 

6.  Татартан Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасы, 2019 ел. Рөстәм Миңнеханов ел саен Татарстан Дәүләт Советында нәтиҗәләр ясый, бурычларны билгели. Шулай ук киләсе елның нәрсәгә багышланачагын игълан итә. 2025 ел – Татарстанда Ватанны саклаучылар елы.

 

7

 

 

7.  2018 ел. Рөстәм Миңнеханов Иннополиста виртуаль чынбарлык шлемын киеп карый. Ул бу гаджетта хәтта футбол уйнады. Виртуаль футбол мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка 5G челтәрләрендә мәгълүматны югары тизлектә тапшыру, тоткарлыклар булу мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

 

8

 

 

8.  2019 ел. Юдино бистәсендә яшәүче ветераннар белән очрашу. Рөстәм Миңнеханов Җиңү көне алдыннан реконструкциядән соң Дан аллеясын ачуда катнашты һәм бу тантананың төп кешеләре белән аралашты. Татарстан Рәисе Бөек Ватан сугышы ветераннары турында кайгыртуны дәүләтнең төп бурычларының берсе булуын билгеләп үтте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү