Календарьга ышансаң, без язга аяк басабыз. Хатын-кызлар килешер, кыштан соң күңел ашкына, ниндидер үзгәрешләр сорый башлый. Яз көне чәчтарашханәләрдә дә туташ-ханымнар күбрәк күренә. Ә сез язны көттегезме? Ул сезгә ничек тәэсир итә? Бүген без яз кебек назлы кызларга әнә шул сорауларны бирдек.
«Кыш җитми калды…»
Гөлнара Габидуллина, җырчы:
– Мин карлы, ап-ак кышны яратам. Миңа илһам да әкрен генә кар яуган чакта килә. Күңелемә шул чакта рәхәт була. Билгеле, яз җитүен теләмим диюем түгел. Үз вакыты белән килә инде ул. Инде күңел сизенә башлады. Табигать уяна, кояш карый, көн яктысында озаграк йөрибез. Әмма, ни генә дисәм дә, миңа быел кыш җитми калды.
Үзгәрешләргә килгәндә, яз көне авыр киемнәрне салып ташлыйбыз ич инде. Без, хатын-кызлар, тышкы кыяфәт турында күбрәк уйлый башлыйбыз. Матур итеп киенеп йөрисе, бизәнәсе, ясанасы килә. Ә кием белән бергә күңел халәте дә үзгәрә. Яңа планнар, яңа уйлар кора башлыйсың.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat